|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2023 Мәдәният
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнде (ФОТО)«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр. Монда республиканың унбишләп районыннан катнашучылар җыелган иде. «Биредә 15 районнан катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре килгән. Әти-әниләрсез һәм тәрбиячеләрсез бу фильмнар барлыкка килмәс иде. Бу зур хезмәт - сезнең алда баш иям», – диде сәхнәгә җиңүчеләрне котларга чыккан «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. «Милли мультfest» баланың туган теленә нык тәэсир итүче чара булып тора. Фестивальгә бай иганәчеләр һәм зур грантлар теләп калам. Иң мөһиме – миллионлаган аудитория телим. «Милли мультfest» халыкара дәрәҗәгә ия булган проектка әверелсә иде», – диде балаларны котларга килгән ТР Мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов. «Кыска исемлеккә кертелгән анимацион фильмнарны карап та Татарстанда анимациягә якты киләчәк фаразлап була. Без кинематографиягә дә зур үсеш телибез. Чөнки балаларның бу юнәлеш белән ничек кызыксынуын күреп торабыз», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгың Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, әлеге фестивальнең башлангычында торган Рамил Төхвәтуллин, Казан мәдәният институты ректоры Роза Шәйхәттарова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм башкалар тапшырды, дип яза "Татар-Информ" МА. «Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчасы): I урын - «Керпе белән Куян», Казан шәһәре Идел буе районының 363 нче балалар бакчасының «Мультфильм – это просто!» студиясе; «Серле Казан», Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасының «Нурчыклар» балалар мультстудиясе «Татармультфильм»ның студиясенең махсус бүләгенә ия булды; I урын - «Рамазан Крузо», «А1002 анимация мәктәбе» АНО ДО «Академия цифрового творчества», «Хәят»; «Су пычрату турында», КФУның «IT-лицей» мәктәп-интернаты «Экология темасын яктырткан өчен» дипломына ия булды; I урын - «Кечкенә», Сарман районы Җәлил мәктәбенең «ДеTVора» интернет телевидениесе; «Яңа ел әкияте» – Сарман районы 2 нче Җәлил мәктәбе «Иң романтик фильм» дипломы;
--- |
Иң күп укылган
|