|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2023 Җәмгыять
Марат Әхмәтов: «Шаян ТВ» булганда, милләтнең киләчәге өчен кайгыруның кирәге юк
26 ноябрь кичендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналы «Шаян ТВ» 5 еллык юбилеен билгеләп уза. Ул «Шаян ТВ» телеканалының татар милләте киләчәге өчен мөһим роль уйнавын әйтте, дип яза "Татар-Информ". «Милләтебез өчен иң кирәкле, иң кадерле канал булган «Шаян»ыбызны ихлас күңелдән биш яшьлеге белән котлыйм. Без «Шаян» белән уртак миссия өстендә эшлибез – телебезнең киләчәген кайгыртабыз. Шуңа күрә дә аларның һәр проектын, һәр гамәлен хуплап, ярдәмче булып янәшә барырга тырышабыз. «Шаян» булмаса, татарның телен яшәтә, үстерә торган шушы матур гамәлләрне, хисапсыз проектларны моның кадәр нәтиҗәле итеп кем эшләр иде икән? Мин балалар, әти-әниләр, халкыбыз белән бу дәрәҗәдә оста итеп эшләүче башка мисаллар китерә алмыйм. «Шаян» – ул милләтебезнең ышанычлы иртәгәсе. «Шаян ТВ» булганда, милләтнең киләчәге бар. Безнең киләчәгебез өчен кайгыруның кирәге юк, Аллага шөкер», — диде Марат Әхмәтов.
--- |
Иң күп укылган
|