поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2023 Яңа китаплар

Казанда «Шәриф Камал» фәнни-популяр китабы басылып чыкты

Шушы көннәрдә генә Татар китабы йортында «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Шәриф Камал» фәнни-популяр басмасын тәкъдим ителде. Бу – татар әдәбияты классигы Шәриф Камал турында 83 елга беренче тапкыр язылган монографик җыентык. Китап 2023 елда «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәме белән «Җыен» фонды тарафыннан бастырылган.

Китап 2021 елда әзерләнә башлады. Бу эштә татар әдәбияты тарихы музее һәм Милли музей хезмәткәрләре катнашты. Китапка Шәриф Камалның сирәк билгеле һәм моңарчы басылмаган әсәрләре, аның хатлары, көндәлекләре, гаилә архивыннан документлар һәм фотосурәтләр, шулай ук замандашларның язучы турында истәлекләре кертелгән. Китап материалларының күп өлешен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән чыганаклар тәшкил итә.

Шәриф Камалның иң әүвәл иҗат иткән шигырьләре аеруча зур кызыксыну уята. Алар 1906 елда Санкт-Петербургта «Сада» җыентыгында басылып чыга. Шуннан бирле Ш.Камал шигырьләренә иҗатын өйрәнүче галимнәр генә мөрәҗәгать итә, ә гади укучылар татар классигының үзенчәкле, публицистик дип әйтерлек шигърияте белән танышу мөмкинлегеннән мәхрүм була.

Шәриф Камалның гаиләсе өчен җан атып яши торган әти кеше булуы хатларында ачык чагыла. Китапта Ш.Камалның бай эпистоляр мирасыннан сайланган хатлар бирелгән. Беренче тапкыр көндәлекләре һәм сәяхәтләрдә алып барылган язмалары да урнаштырылды.

Китапны әзерләүдә Милли музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр гаиләсе вәкилләре, әдәбият галимнәре һәм язучылар катнашты. Кереш сүзне филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина язды. Басманың фәнни мөхәррире — шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев (1947 — 2023). Китапны төзүчеләр — Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин һәм музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова.


---
Милли Музей
№ --- | 27.11.2023
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»