|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2023 Шоу-бизнес
Алла Пугачева корпоративта чыгыш ясаган өчен 46 млн сораган?Ноябрь азагы гына булса да, Яңа ел рухы үзен сиздерә башлады. Россия йолдызлары Яңа ел корпоративларында чыгышлары өчен күпме хак сораячакларын белгертә башлаганнар. Кем күпме сорыйдыр, анысы әлегә сер булып калсын, ә менә Русия эстрадасы примадоннасы, берничә ел инде сәхнәдә чыгыш ясамаган 74 яшьлек Алла Пугачева, корпоративка чакыра-нитә калсалар, чыгышы өчен аз да түгел, күп тә түгел 46 (!) миллион сум сорый икән.
Ләкин кайсыбер чыганакларга караганда, аның бу теләгеннән Рублевка олигархлары көлгәннәр генә, имеш. Һәм йолдызга бойкот белдергәннәр. Аның каравы, Лолита, Таисия Повалий, Азиза, Наташа Королева, Маша Распутина кебек җырчылар корпоративларда быел бик популяр булмакчы.
Чыганак: gazeta.ru
Фото: фрипик.ком
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|