поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2023 Язмыш

Кызымның гомере өчен көрәшеп дүрт ел узды

Хастаханә ишегеннән атлап керәм. Тагын шул ук авыр ишек, ишек төбендә мәгънәсез, усал карашлары белән өтеп алучы шул ук сакчылар, шул ук сасы хастаханә исе. Бар да ятланган, күңелгә уеп салынган.

Озак йөрим инде бу тынчу бина буйлап. Тоташ дүртенче елым шушында үтә. Акылым күптән нишләп йөрүемне кабул итмәсә дә, аякларым бүтән юлны белмәгән кебек бирегә атлый... Кулларым ишекне ача. Баскыч буйлап аякларым өченче катка өстери.
 
Өченче кат... Минем бөтен тормыш юлым, яшәвемнең бөтен мәгънәсе, гомеремнең соңгы нуры шушы өченче катта икән бит! Монда минем күз нурым, нәни кызчыгым Әлфинә ята.
 
Ә дүрт ел элек миннән дә бәхетле кеше булмагандыр бу дөньяда. Хәтерлим әле. Салкын октябрь ае иде. Иртән ике баламны, иремне уятып чәйгә дәштем. Шаярып, көлешеп чәй эчкәндә шундый күңелле иде. Ирем эшкә ашыга, үзе шул арада мине үбеп: Алсукай, рәхмәт сиңа, без киттек. Алинәне балалар бакчасына үзем кертәм дип, ашыгып чыгып та китте. Аның артыннан теркелдәгән 4 яшьлек Алинәм дә: әни, пока, без киттек дип елмаеп кул болгады һәм әтисе артыннан чапты. Ә мин кызым Әлфинәне мәктәп ишек төбендә калдырып эшемә ашыктым. Матур иде дөнья, салкын көне дә туңдырмый, вак яңгыры да чылатмый, чөнки бәхетем тулы иде.
 
Ә аннары... телефон шалтырады. Иремнең телефоныннан ят тавыш миңа нәрсәдер әйтте, каядыр килергә чакырды, нәрсәдер кычкырды. Үзем ишетәм, үзем көләм, үзем елыйм. Берничә минуттан гына аның ни әйтүе акылыма барып җитте. Эшкә дип ашыккан ирем машинасы белән капланган икән. Шул мизгелдә башыма яшен бәргән кебек булды. Елый-елый, таныш урамга таба чаптым. Каршыма килүче кешеләргә бәрелдем, егылдым да тагын торып чаптым. Минем кадерле кешем – ирем үлгән! Йөрәк һич ышанмады бу хәлгә.
 
Ә коточкыч хәбәр мине алда көткән икән әле. Ярты җаным каерылып иремнең машинасы яткан урынга килеп җитсәм... анда ике мәет ята. Минем кадерлем, күз нурым, сабыем Алинә дә әтисе янәшәсендә. Әтисенә ике тамчы судай ошаган сабыем да соңгы сулышын аның янында тапкан. Ирем аны балалар бакчасына кертеп җитешмәгән булып чыкты.
 
Үземне белештерерлек хәлдә булмаганмындыр күрәсең. Соңыннан сөйләделәр: мин тезләнеп, чирәмнәрне йолкый-йолкый елаганмын, пычрак суда мүкәйләп әле ирем, әле кызым янына килеп аларның үле гәүдәләрен кочып үксегәнмен. Үзем бер нәрсә дә хәтерләмим. Якыннарымны соңгы юлга озатуны да, үземне ничек тотуымны да, аннан соң ничек яшәвемне дә әйтә алмыйм. Әле ярый олы кызымны иремнең әнисе тәрбиягә алган. Мин исә борчу, кайгылар нәтиҗәсендә юләрләр йортына эләктем. Анда дәваланып чыкканнан соң күпмедер дәрәҗәдә хәлем уңайланып китә иде. Шулай яши торгач, йөрәк яралары әкеренләп булса да ябыла башлады. Зур тырышлык белән яңа эшкә урнаштым, кызымны һәм иремнең әнисен үзем белән яшәргә күндердем. Тормыш бер җайга тәгәри бирде. Көндез эштә юансам, кичләрен өйдә кызымның дәресләрен әзерләп, каенанам белән бәйләү бәйләп, тәмле ризыклар пешереп җаныма дәва таба идем.
 
Бер көнне уйламаганда, эштән кайтып килешли юлыма бер ир заты очрады. Үзен Рафис дип таныштырды ул. Берәү белән дә танышырга теләгем юк икәнен әйтсәм дә, артымнан тагылып өйгә кадәр кайтты. Шул көннән бирле, мин кая барам, артымнан һич калмый, эштән озата кайта, кибеткә барсам минем чыгуымны көтеп тора. Йөрмә болай дигәнне дә аңламый, мәгънәсез карашы белән текәлеп сөзеп карый да, кабат артымнан атлавын белә. Соңрак үзенең характерын да күрсәтә башлады. Мине өйгә кертмәскә тырышып бәйләнүләр, телефонга шалтыратып эндәшмичә тыңлап торулар, почта тартмасына янаулы рәсемнәр салып китүләр ешайды. Яшермим, ялгызым гына урамга чыгарга курка башладым.
 
Ул арада күңелләргә рәхәтлек биреп дөньяга яз килде. Кояш нурларын сибепме сибә, урамнан өйгә керәсе дә килми. Шомырт чәчәге исенә хозурланып, чыпчыклар чырылдашканын тыңлый-тыңлый онытылып, дөресрәге, соңга кала язып, кызым укыган мәктәпкә килеп керсәм, ул юк. Һәр көн укуы тәмамлангач Әлфинәмне каршы ала идем, бүген ничек соңга калдым соң әле дип баш ватканда, кызымның сыйныф җитәкчесе килеп чыкты. Әлфинәнең бүген соңгы дәресе бөтенләй булмаган икән. Ашыга-ашыга өемә чаптым. Подъезд ишеген йолкып ачып тугызынчы катка җәяү очып мендем дисәм дә ялган булмас. Ишекне каенанам ачты. Ә кызым... юк!
 
Йөрәгемне йолкып алдылар диярсең. Аякларым йомшап, тез буыннарым тотмый башлады. Хәлсезләнеп, баскыч төбенә чүгәләдем. Яныма каенанам утырды. Йөрәк дөп-дөп тибә, ниндидер күңелсез хәл буласын эчке сиземләвем белән тоям. Каенанам да бертуктаусыз догаларын укый. Ходаем, сакла баламны, сакла дигән сүзләренә сискәнеп уянып киткәндәй булдым. Нишләп утырам соң әле мин тинтәк баскыч төбендә? Әлфинәмә ярдәм кирәктер, ә мин кул кушырып оеп утырам. Мизгел эчендә сикереп торып фатирга керергә ашыктым, телефонга ябырылдым. Ә аннан соң башланды...
Кызымны бер көннән артык эзләдек. Миңа бер көн түгел, тулы бер гомер үткән кебек тоелды. Таныш-белешләр, хастаханәләр, морглар – берсе дә калмады.
 
Хезмәттәшләрем, туганнарым да Әлфинәмне эзләргә булыштылар. Мең рәхмәт аларга! Чөнки баламны да алар булмаса таба алмас идем. Кызымны без урам аша урнашкан балалар бакчасы янындагы агачлыктан табып алдык. Аңлатырга сүзләр таба алмыйм: кайсыдыр явызы баламны алдап алып китеп мәсхәрә иткән, икенче сыйныф баласы гына икәнен күрә торып үзенчә файдаланган бит! Ә ахырдан, явыз гамәлен яшерергә теләп, аны үтерергә булган. Кызымны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәч дүрт сәгатькә якын операция ясадылар.
 
Табибларның минем белән сөйләшүләрен бүгенгедәй хәтерлим. Кызыгыз бик авыр хәлдә, бөтенесенә әзер булып торыгыз. Исән калган очракта да бик күп катлаулы операцияләр кирәк булачак диде алар. Мин әзер идем. Мәсхәрәләнеп кенә калмаган, кыйналган (аның бөтен эчке органнары кузгалган, кабыргалары сынган иде), куркудан шок халәтендә булган баланы күргәч кем аның исән каласына ышаныр? Әле җитмәсә теге адәм актыгы кызымның тәненә янып торган тәмәке төпчекләре бастырган, авызына сугып теш казнасын җимергән. Ул гына аз тоелгандыр инде, кечкенә агач саплы пәкене учына кадаган. Күрәсең, нәни баланы җәфалап үзенә тәм тапкандыр.
 
Шул көннән башлап мин хастаханәдә яши башладым. Яшим дим, чөнки кызымның палатасы яныннан бер кеше дә, бер генә көч тә мине алып китә алмады. Ашау да, ял итү дә, миңа бер нәрсә дә кирәкмәде. Бары тик кызым гына исән булсын!
 
Ә кызым... йоклады да йоклады. Ул комада иде. Аның кара янып көйгән йөзенә карап утырам, сабыем күзеңне ач дип балам белән сөйләшәм дә, күңелем тулып коридорга чыгып елыйм. Шундый көннәрнең берсендә минем өчен аңлатып була алмаслык могҗиза булды. Кызым яныннан елап чыгып урындыкка утырганымны гына хәтерлим. Шул арада төш күрәм икән. Каршыма бик матур, ап-ак бабай килеп басты һәм, кулларын сузып, мине үзе белән барырга чакырды. Яшел чирәм өстеннән дә, зәңгәр диңгездән дә ялан аяк атлап үттек. Алда күз күрмәгән, акыл белән аңлап булмаслык гаҗәп матур болын. Нинди генә чәчәкләр, нинди генә кошлар юк. Ак киемгә төренгән халык бәхетле дә соң дип уйларга да өлгермәдем, каршыма килүче мәрхүм ирем һәм кече кызымны күреп һушымны җуя яздым.
 
Шундый матурлар, җитәкләшеп кенә йөриләр, йөзләреннән шатлык сибелеп тора. Әллә оҗмахта микән мин? Күңелемне сихри рәхәтлек чорнап алды, башым җиңеләйде. Күрәм, ирем белән кызым кире китеп баралар. Мин алар артыннан йөгермәкче булып талпынам. Ак киемле карт кулымны җибәрми. Китәләр бит, китәләр! Югалсалар каян табыйм үзләрен дип елыйм. Баш миемне картның уйлары били. Анда барырга сиңа ярамый, кызым. Синең әле җирдә зур эшең бар, балаңны онытма. Ә ирең һәм кече кызың өчен борчылырга кирәкми, алар тынычлыкта. Үз дөньяңа кайт, күзләреңне ачуга фәрештәләр рәхмәтен тоярсың, син ул билгене танырсың!
 
Күзләремне ачсам... һәрвакыттагыча коридордагы урындыкта утырам. Әмма үземнең үзгәрүемне тоям, арыганлык эреп юкка чыккан, башым да авыртмый, гәүдәдә җиңеллек. Тукта, мин төш күрдем түгелме соң? Әллә өнемдә саташтыммы? Ак бабай әйткән билге нишләп юк соң?
 
Я, Хода!.. Бу нәрсә? Коридорның теге башындагы ишек ачылып китте дә, аннан кап-кара кием кигән, кулына ниндидер савыт тоткан христиан динендәге хатын-кыз килеп керде. Табиблар аның белән яхшы таныш ахрысы, хөрмәт белән исәнләшәләр, бер тоткарлыксыз палаталарга үткәрәләр. Ак бабайның билгесен мин шушы хатын-кызда күрдем һәм йөгереп барып аның аягына егылдым да елап җибәрдем. Ул мине җитәкләп торгызды һәм башыма кулын куеп нинди диндә булуымны сорады. Мөселман икәнемне әйткәч: һәр дин кешесе дә Ходай каршында бер дип, кызым янына үтте һәм кулындагы савыттан Әлфинәмнең йөзенә, чәчләренә, гәүдәсенә изге су бөркеде. Ходайның кодрәте киң, бу балага да ул гомер юлларын ачсын дип теләде ул дога кылганда.
 
Ул китеп ике сәгать үткәч кызым аңына килде! Әйтсәң кеше ышанмас! Ә мин яңадан яши башладым. Кызым исән, ул яшәячәк! Шуннан да зуррак шатлык була аламы соң ана кеше өчен?
 
Аннан соң бик авыр вакытлар башланды. Операция арты операция, кызымның авыртуларга түзә алмый газапланулары йөрәкне урталай кисә иде. Тик нишлисең, түзми булмый. Тән яралары әкеренләп төзәлә башлады, ә менә җан яралары... Һәр төнне кит, кит дип шашынып кемнедер куган кызым янына психолог чакырырга туры килде.
 
...Шулай кызымның гомере өчен көрәшеп дүрт ел узды. Мин бу вакыт эчендә кызымны яңадан тапкан кебек булдым. Нәкъ сабый чагындагы кебек беренче адымнарын атлап китүенә, беренче сүзләренә куандым. Могҗизаларга ышана башладым.
 
Иң мөһимен әйтергә онытканмын икән. Кызымның гомере белән уйнаучы явыз зат 3 ел вакыт узгач табылды. Таба да алмаслар иде әле, эләгүенә ул үзе гаепле. Нәфесен тыя алмыйча, 8 яшьлек кызга һөҗүм итеп аны да имгәткән. Баланың ярдәм сорап ялваруын икенче бала – 13 яшьлек Артур ишеткән һәм курыкмыйча тавыш килгән җиргә чапкан. Аңа ике иптәш егете дә ияргән. Бер яшьтән әтисез калган Артур баланы кулларына күтәреп олы юлга чыккан, үтеп баручы машинаны туктатып хастаханәгә килгән һәм кызчыкны исән-сау табибларга тапшырган.
 
Ә калган ике иптәше качып баручы маньякны куа киткән. Бәхетләренә юлда полиция хезмәткәрен күреп алганнар һәм аның ярдәме белән теге явызны тоткарлаганнар. Сорау алу вакытында җинаятьче озак ялындырып тормаган, бөтен кылган әшәкелекләрен сөйләп биргән. Аннан соң суд булды. Анда катнашырга бер теләгем булмаса да (кызымны тилмерткән кешене күрсәм үз кулларым белән буып үтерермен кебек иде), соңрак барырга булдым.
 
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырган маньякны күреп артыма авып китә яздым. Бу кайчан гына минем артымнан күләгәдәй калмый тагылып йөргән, үзен Рафис дип таныштырган теге ир иде...
 
...Алла боерса тиздән, бик тиздән кызым белән бу тынчу хастаханәдән чыгып өебезгә кайтырбыз һәм яңа тормыш башларбыз. Ул тормышта мин Әлфинәмне кадерләп саклармын һәм үземнән бер адым да читкә җибәрмәм!
 
(Киров шәһәрендә яшәүче Кашапова Алсу сөйләгәннәрдән чыгып язылды)
 
Эльвина Иванова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»