|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2023 Милләт
Беренче татар генерал-майоры Исламов турында китап тәкъдим ителдеСанкт-Петербургта Рус географик җәмгыятендә Шамил Насыйровның «Генерал-майор флота Исхак Исламов — потомству в пример» китабы презентациясе узды. Басма флотта югары офицер дәрәҗәсенә ирешкән, Төньяк, Ерак Көнчыгыш, Каспийны тикшерүче беренче татар кешесенә багышланган. Китап авторы озак еллар дәвамында Россия Хәрби-диңгез флоты Кораллы көчләре тарихын өйрәнә, үзе Россия Хәрби-диңгез флотының кадрлар офицеры, отставкадагы 2 ранг капитаны. Ул сөйләгәнчә, Исламов - Казан губернасыннан чыккан гади унтер-офицерның улы, гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, озак вакытлы диңгез походларында, фәнни экспедицияләрдә һәм хәрби-диңгез сугышларында катнашкан. Шул ук вакытта ул татар халкының улы булып кала, Кронштадтның һәм Санкт-Петербургның мөселман җәмәгатьчелеге белән элемтәдә тора, Кронштадта мәчет төзүдә катнаша, Россиянең мөселман җәмәгатьчелегенә Госман Коръәнен кире кайтаруда зур роль уйный. Насыйров искәрткәнчә, китап герое - рус-япон сугышы герое, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Изге Владимир ордены белән бүләкләнә. Сынау йөзүләрендә, коткару экспедицияләрендә катнаша, ә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Франц-Йосиф җирен Россия территориясе дип игълан итә һәм биредә Россия дәүләт флагын күтәрә, дип яза "Татар-Информ" МА. 1917 елда ул отставкага китә, эмиграциягә эләгә. Истанбулда яши, Диңгез офицерлары берлеге советы вице-рәисе вазифасында эшли, Истанбул диңгез училищесында укыта, рус телендә татар тамырлары сүзлеген төзи. Катлаулы һәм кызыклы язмышына карамастан, замандашларында герой турында истәлекләр аз сакланган. Шуңа күрә авторның максаты - Исламовның документаль чыганакларга нигезләнгән беренче биографиясен төзү. Презентациядә Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Морское наследие» нәшрияты җитәкчелеге, Санкт-Петербург Хөкүмәте каршындагы Диңгез советы вәкилләре, Россия флоты тарихчылары, хәрбиләр, авторның дуслары һәм татар җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Вәлиуллин Исхак Исламовның яшьләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте, шуңа күрә яңа китап укучысын һичшиксез табачак.
--- |
Иң күп укылган
|