поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2023 Дин

Кеше чын күңелдән «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен әйтсә генә җәннәткә керә

Ислам дине «Ләә иләәһә илләл-лааһ» – «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк» дигән сүзгә корылган. Аллаһ Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрне дә шушы сүзнең мәгънәсен кешеләргә аңлату өчен җибәрде.

Аллаһ Тәгалә әйтә: «Сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) хәтле Без бер илчене дә: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк, Миңа (Аллаһка) гына гыйбадәт кылыгыз», – дип вәхи иңдермичә торып (кешеләргә) җибәрми идек» (Әнбия – 25). 
 
Бу сүзнең мәгънәсен аңлаган һәм шуның буенча яшәгән кеше бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле була. Әбү Һүрайра (р.г) әйтә: «Әй Аллаһның илчесе! Кыямәт көнендә кешеләр арасыннан кем синең шәфәгатеңә лаек булачак?» Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Әй Әбү Һүрайра! Мин инде бу турыда миннән беркем дә сорамас дип уйлаган идем? Кыямәт көнендә кешеләрдән шәфәгатемә «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен  ихлас йөрәктән әйткән кеше лаеклы булачак» (Бохари).
 
Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Көннәрдән бер көнне Муса пәйгамбәр Аллаһка әйтте: «Йә Раббым! Миңа Сине искә төшерә һәм аның белән Сиңа дога кыла торган бер сүз өйрәт әле?» Аллаһ Тәгалә әйтте: «Йә Муса! «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен әйт. Ул: «Бөтен колларың да Синең шушы сүзеңне әйтәләр бит», – диде. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Йә Муса! Әгәр дә җиде кат күк, анда яшәүче бөтен җан ияләрен һәм җиде кат җирне үлчәүнең бер тәлинкәсенә салып, «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен икенче тәлинкәгә куйсалар, «Ләә иләәһә илләл-лааһ» үлчәү тәлинкәсен басар иде» (Ибн Хиббән, Хәким).  
 
Һәр кеше даими рәвештә «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен әйтергә, төннәрен һәм көндезләрен Аллаһтан йөрәгеннән иманны алмауны сорарга һәм үзен гөнаһлардан сакларга тиеш. Бик күп кеше бу сүзне әйтә, ләкин гомеренең ахырында начар гамәлләре аркасында иманыннан мәхрүм кала. Шул сәбәпле бу дөньядан кәфер хәлдә китә. Моннан да зурырак кайгы булуы мөмкинме? Ул кеше гомер буе мөселманнар җөмләсеннән иде, ләкин кыямәт көнендә кабердән чыккач, аның исеме кәферләрдән булды.  
 
Гарәп телендә кешеләр чиктән тыш олылап, яратып, куркып, түбәнчелек күрсәтеп, гыйбадәт кыла торган затка «иләәһ» дип әйтәләр. Мөхәммәд (с.г.с) заманында мөшрикләр «иләәһ» буларак Аллаһ Тәгаләгә түгел, ә үзләре ясаган сыннарга, кояшка, айга, йолдызларга табыналар иде. Шушы гамәлләре аркасында алар Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш кылучы – мөшрикләр  булдылар. 
 
Әл-Хәфиз ибн Раҗәб әйтә: «Ләә иләәһә илләл-лааһ» – Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та булмауны аңлата. «Иләһ» – ул кешеләр аны чиктән тыш зурлый, ярата, курка, өмет итә, аңа хәҗәтләрне үтәүне сорап дога кыла, түбәнчелек күрсәтеп аңа буйсына торган зат. Бу гамәлләрнең барысына да Аллаһ Тәгалә генә лаеклы. Әгәр дә берәр кеше бу нәрсәләрне башка затка багышласа, ул Аллаһка тиңдәш кылган була. Мәсәлән, әгәр дә ул пәйгамбәрләрдән, үлгәннәрдән, каберләрдән, фәрештәләрдән, бөтиләрдән ярдәм итүне, шифа бирүне, бәла-казадан саклауны сораса, аларга ялварса, афәтләрдән саклый дип уйласа, ул «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсен аңламаган була.
«Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзе ике өлештән тора: инкяр итү һәм раслау.
 
1) «Ләә иләәһ» – дип без бер затның да чиктән тыш олылап, яратып, куркып гыйбадәт кылырга лаеклы түгеллеген инкяр итәбез. 
2) «Илләл-Лааһ» – «Аллаһтан башка» дип, гыйбадәт кылырга бары тик Аллаһ Тәгалә генә лаеклы булуын раслыйбыз. 
 
Кешеләр нихәтле генә Аллаһтан башка затларга гыйбадәт кылмасын, алар барыбер чын иләһ булырга лаеклы түгел. Чөнки аларда Аллаһта гына булган сыйфатлар юк. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аллаһ сезне барлыкка китерде, соңыннан ризыкландырды, соңыннан ул сезне үтерә һәм соңыннан сезне кабат терелтә. Сез гыйбадәт кыла торган затлар шушы эшләрнең берәрсен булса да эшли аламы? Ул Аллаһ кешеләр тиңдәш кыла торган нәрсәләрдән пакь һәм бөек булды» (Рум – 40).
 
Ибраһим пәйгамбәр дә мөшрикләргә Аллаһ Тәгаләнең гыйбадәт кылуга лаеклы булуын шушы юл белән генә исбатлый. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Дөреслектә, сез гыйбадәт кыла торган затлар миңа дошман. Бары тик дөньяларның Раббысы гына миңа дошман түгел. Ул – Аллаһ мине барлыкка китерде һәм Ул мине туры юлга кертә. Ул мине ашата һәм эчертә. Әгәр дә мин авырсам, Ул миңа шифа бирә. Ул мине үтерә, ә соңыннан кире терелтә. Һәм мин Кыямәт көнендә Аның хаталарымны гафу итүенә өметләнәм» (Шүгара: 77-82).
 
Шушы аятьтән чыгып, кеше нихәтле генә кояштан, Будда сыныннан, Гайсә пәйгамбәрдән, бөтиләрдән ярдәм итүне сорамасын, бу нәрсәләр аңа берничек тә ярдәм итә алмыйлар, сораган хәҗәтләрен дә үтәмиләр. Чөнки алар үзләре мәхлук – барлыкка китерелгән затлар. Алар бу дөньяны, андагы җан ияләрен барлыкка китермәделәр, ризык та алар кулында түгел. Шулай ук үлгән җан ияләрен дә алар кире терелтә алмыйлар. Чөнки аларның моңа көчләре җитми. Шул сәбәпле аларга гыйбадәт кылу, алардан ярдәм сорау файдасыз, нәтиҗәсез бер буш гамәл генә булып кала. 
 
 Дөреслектә, гыйбадәт кылырга лаеклы зат дөньяда берәү генә. Ул – Аллаһ Тәгалә. Ул гына бу дөньяны барлыкка китерде, Ул гына аның белән идарә итә, Ул гына ризык бирә. Әгәр кеше авырса, Аллаһ Тәгалә генә аңа шифа бирә. Әгәр дә кеше авыр хәлгә төшсә, Аллаһ Тәгалә генә аңа ярдәм итә.
 
Әгәр дә кеше «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзләрен әйтеп, аның нәрсә аңлатканын белмәсә, бу сүзләрне әйтүдән аңа бер файда да булмаячак. 
Дөреслектә, «Ләә иләәһә илләл-лааһ» кәлимәсе бөтен эштә дә Бер Аллаһ Тәгаләне генә Бөек Зат итеп күрергә, Аңа гына буйсынырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына куркырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәклекне аңлата. «Фәтихә» сүрәсендәге «Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз» дигән аятьтә дә «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсе бәян кылына.
 
Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: «Ләә иләәһә илләл-лааһ» кәлимәсен Аллаһның йөзенә омтылып (ихластан) әйтү – ул бу сүзнең хакын һәм фарыз гамәлләрне үтәүне аңлата».
 
Шушы хәдистән чыгып, кеше чын күңелдән «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен әйтсә генә җәннәткә керә. Җәннәткә керү өчен ихласлылык шарт булып тора. Гөнаһлардан тыелса һәм Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып яшәсә генә, кеше бу кәлимәне ихластан әйткән була. Әгәр дә ул сүз аны гөнаһлардан, ширек кылудан тыймаса һәм Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга этәрмәсә, бу кеше «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен ихластан әйтмәгән булып чыга. Ягъни кем дә кем «Ләә иләәһә илләл-лааһ»ны теле белән әйтеп, соңыннан шайтанга һәм үзенең Аллаһка каршы булган нәфесенә буйсынса, ул бу гамәле белән әйткән сүзен ялганга чыгара. 
Алмаз хәзрәт Сафин
Фото: freepik.com
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»