поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2023 Язмыш

"Онытмадым, ләкин гафу иттем..."

Эчендә җаны булган кеше бозлы суга чумган баланы өеннән салкын тышка куып чыгарырмы?

“Мәдинә апа? – Гөлгенә тавыш иясенә бакты, йөзенә елмаю галәмәте чыгарырга тырышты. – Исәнмесез. Ни хәлләрдәсез, күптән күргәнем юк, шуңа аптырадым бераз”. “Хе! – Мәдинә кулъяулыгы белән тирләгән битен сөрткәләп алды. – Таныдың тәки. Бальниска килдем әле, аяклар сызлый, түзмәле түгел. Авылдагы фельдшер җибәрде, үзенең кулыннан килмәгәч...”
 
“Ә, алай икән...” – Гөлгенә арытаба ни дияргә дә белми туктап калды.
 
Һич кенә дә гәп куертасы килми иде аның авылдаш апа белән. Кайдан килеп юлыкты диген... “Авылга кайтып йөрмәгәч, белмисеңдер дә әле! – Мәдинә башындагы чәчәкле яулыгын рәтләгәндәй итте. – Улыкаем яман чирдән үлеп китте бит, кырыгы җитә озакламый. Бигрәкләр дә яшь көе китте балакаем”. Хатын күз яшьләренә төелде, якындагы эскәмиягә чүкте. Аптырашта калган Гөлгенә дә аның кырына утырды, үзенчә авылдашын юатырга тырышты. “Бик бетеренмә инде, Мәдинә апа, нишлисең, язмыштыр. Сабырлыклар бирсен Ходай... Балалары бар идеме соң?” “Бар, ике кыз – килен үз ягына алып китте, күрешеп тә булмый хәзер”.
 
Хәсрәткә баткан ананы ялгызын гына калдырмаска булды Гөлгенә, хастаханәгә озата барырга тәкъдим итте. Күрше апа шатланып ризалашты. Юл буе язмышыннан, килен-кодагыйлардан зарланды. “Әл дә кызым бар, ул булмаса, нишләр идем”, дип тә өстәде. Юлдашы: “Алай икән, шулайдыр инде”, диюдән узмады. Ниһаять, хастаханәгә килеп җиттеләр, җылы гына аерылыштылар. “Хәлемне белгәләп торырсың”, дип, Мәдинә телефон номерын яздырды.
 
Гөлгенә исә йөгерә-атлый дигәндәй кайтыр якка талпынды. Йөрәге дөрселдәп тибә, бит алмалары кызыша. Көтмәгәндә нинди очрашу булды соң әле бу? Әллә кайчангы хатирәләр уянуга сәбәпче булды ич Мәдинә апага юлыгу. Сәер дә бу тормыш дигәнең...
 
...Башлангыч сыйныфларда укып йөргән мәлләр иде. Гөлгенә күршедә генә яшәүче Камилә белән еш аралаша. Бергәләп уйныйлар, рәсемле китаплар актаралар. Камилә кечерәк, әле укырга кермәгән, шуңа да күрше кызы өчен үзен бик тә җаваплы тоя Гөлгенә.
Ә көннәрнең берендә... Әйе, иртә яз иде ул чакта. Тышта шундый күңелле! Кызчыклар түзмәде, җан-фәрманга елга буена йөгерде. Елга әле бозларыннан арынып бетмәгән. Тау итәгендәге чокырларда җыелган суда шундый матур булып күренә боз кисәкләре, асылташтай чагыла кояшта. “Карале, гел әниемнең брошкасы кебек!”, – дип кычкырып җибәрә Камилә. “Әйе шул! – Ахирәте баш кага. – Матур”.
 
Шулчак көтелмәгән хәл булды. Сокланулы карашын чокырдан ала алмаган Камилә үкчәсе белән бозны вата башлады, кай арададыр эчкә үк кереп китте. “Ай!” Муеныннан суга баткан ахирәтен күрүгә Гөлгенә бер мәлгә катып калды. Нишләргә?! Гөнаһ шомлыгына каршы, якын-тирәдә һичкем юк. Озак уйлап торыр вакыт түгел, Гөлгенә суга сикереп төште, күршесен этеп-төртеп чокырдан чыгарды. Үзе дә көч-хәл белән чыгып, каты балчыклы җиргә ауды. Нык кына өшегән иде кызлар. Гөлгенә муеныннан шарфын салып, ахирәтенә чорнады. Өйгә таба чаптылар. Камилә туктаусыз елый, күршесе аның саен ашыктыра: “Елама, хәзер кайтып җитәбез, йөгер, тизрәк җылынырсың”.
 
Ниһаять, Камиләләр йортына җиттеләр. Боларны тәрәзәдән күреп калган Мәдинә түти чәчрәп килеп чыкты. “Ни булды?! Нишләп өстең юеш? Кайда баттың?!” Әнисенең куркыныч чәрелдек тавышыннан кызчыгы тагы да ныграк үксергә кереште. “Мәдинә апа, без ялгыш суга баттык, шуңа чыландык...” Гөлгенәнең нидер аңлатырга маташуы ярсыган хатынның ачуын кабарта гына төште. “Ә, шулаймыни әле?! Синең аркада үлә язган бит бәләкәчем! Күпме әйттем мин сиңа, кызым, бәйләнмә шул нәмәстәгә, кәкре сыйракка, дип! Бар, югал күз алдымнан, эзең булмасын!” Шашынган хатын күрше кызын эткәләп-төрткәләп ихатасыннан куып чыгарды, капканы бикләп үк куйды.
 
Гөлгенә китте, калтырануын ничек тә басарга тырышты. Кайтса, ишек бикле. Абыйсы мәктәпкә, волейбол уйнарга менеп киткәндер, ахры, әти-әниләре эштә, тиз генә кайтмаячаклар. Арыган, талчыккан-алҗыган кыз бала коймага терәлде. Күзләрен йомды. Кинәт ничектер рәхәт, җылы булып китте аңа. Әйтерсең лә җәйге кояшлы аланга килеп эләкте. Кызу, эссе...
 
Мәктәптән кайткан Самат, койма төбендә өсләре бәсләнеп беткән сеңлесен шәйләп, тораташтай катып калды. Калтыранган куллары белән йозакны ача алмыйча азапланды. Ниһаять, сеңлесен күтәреп өйгә кертте. Пәлтәсен, итекләрен көчкә салдырып, кулларын-аякларын ышкырга кереште. Кызчык күзләрен ачкандай итте, янә аңын югалтты. Тәмам пошаманга калган үсмер кая барып бәрелергә белмәде. Үзен тиргәде, әти-әнисенә бу хәлне ничегрәк аңлатырга икән, дип баш ватты, чуалчык уйлар тозагында бәргәләнде...
 
Төнлә тәне уттай янган Гөлгенәне хастаханәгә алып киттеләр. Үпкәләре ялкынсынган, диделәр. Бик озак ятты кыз бала дәваланып. Хастаханәдә тәмам үз кешегә әйләнде, бер абзый әйтмешли, “старожил” булып бетте. Аллаһка шөкер, табиблар тырышлыгы, сихәте бушка китмәде, савыкты сабый. Бичара ата-ана иркенләп тын алды.
 
Әмма сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Нәфрәт утында янган Мәдинә күршеләренә көн күрсәтмәде, “Камиләмне үтерә язды бит теге нәмәстәләре”, дип гайбәт сатты. Төрле кеше бар ич ул, ышанучылар, кырын караучылар да табылды. Ахырда Гөлгенәләр башка төбәккә күченеп китәргә мәҗбүр булды, авылга эзләрен суытты. Әлеге җанөшеткеч вакыйганы хәтердән җуярга омтылды ата-ана. Беркадәр үзләрен дә гаепле санадылар, билгеле. Эш дип, сабыйларын бөтенләй күздән яздырдылар шул, дөнья мәшәкате бетә диме... Гөлгенә исә әлеге хәлләрне бөтенләй онытты дияргә мөмкин, кайчак төш сыман гына нидер шәйләнеп китә шунда. Самими-эчкерсез балачак үпкә-үч тота белми.
 
Еллар узды. Әти-әнисе, ни аяныч, бер-бер артлы вакытсыз гүр иясе булды, абыйсы гаиләсе белән еракта көн күрә, бик сирәк очрашалар. Язмышыннан канәгать Гөлгенә, тормыш юлдашыннан уңды. Балалар да куандыра. Балалар...
 
Ничекләр генә бер гаепсез сабыйны куып чыгарырга батырчылык итте икән теге чакта Мәдинә апа, һич башка сыймый хәзер. Күршеләренең өйдә булмавын белә торып... Хәер, күптән узган, томан артында калган хәлләр, бүгенгесен сакларга, шөкрана кылырга кирәк. Һәркемнең үз тәкъдире. Сәер, беркадәр кызганыч та күрше апасы Гөлгенәгә. Кайгы ишек шакыган лабаса аңа да. Аллаһ ярдәм бирсен...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.11.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»