|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2023 Фаҗига
Икесе машинадан чыгып өлгергән, йөртүче батып үлгәнБелорет районында “Уфа-Инзәр-Белорет” юлында Бирдегул авылы янында, Уфага табаг хәрәкәт итүче “Лада Гранта” автомобиле юлдан буага төшеп киткән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, отбойникка бәрелгән җиңел автомобиль буага төшеп киткән һәм ауган. Машинада өч хатын булган. Аларның икесе үзләре ярга чыга алган. Госпитализациядән баш тартканнар.
“Руль артындагы хатынны тиз арада табып булмады. Бары тик иртән генә ЮХХДИ хезмәткәрләре аның үле гәүдәсен судан чыгарган. Оператив тикшерү чаралары нәтиҗәсендә юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланачак”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|