поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2023 Интернет

Ютуб блогер Фәгыйлә Шакирова «Кайнана самовары» китабы турында: Һәр язмада – кеше язмышы

Татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакированың «Кайнана самовары» дип исемләнгән беренче китабы чыкты. Китапта тәкъдим ителгән язмалар тормыш юлында очраган кешеләрнең язмышларына нигезләнеп язылган.

«Блогер һәм журналист буларак халык белән аралашып торам. Заманында Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгәндә дә әниләр, апалар, әбиләр үзләре кичергән вакыйгаларны сөйләр һәм хис-кичерешләре белән уртаклашыр өчен ишек шакып, чират тора иделәр. Көне буе халыкның зар-интизарын, язмышларын тыңлап утыра идем. Бик күп хатлар да җибәрә иделәр. Ул вакытта аноним төркемнәр, психологларга йөрү бөтенләй булмады. «Сөембикә» журналы редакциясендә эшли башлагач, хатын-кыз язмышлары турында хикәяләр, парчалар яза башладым», - диде Фәгыйлә Шакирова «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага.
 
Аның әйтүенчә, китаптагы язмалар әдәби кысаларга кертелмәгән рәвештә бирелгән. «Бу китап үзенә күрә аерым бер жанр буларак тәкъдим ителә. Һәр язмада – кеше язмышы. Шәфкать туташларының: «Хастаханәдәге хәлләрне ничек белдең? - дип шалтыратканнары булды. Чөнки мин булган хәлләр турында яздым, аларны миңа халык сөйләде. Ханымнар, апалар сөйләп калдырган хәлләр – гыйбрәтле язмышлар. Китапны укып чыкканнан соң һәр кеше үзенә сабак алыр дип уйлыйм. Буыннан-буынга күчкән тормыш тәҗрибәсе югалып калмасын иде», - диде китап авторы.
 
«Китабымны апам бер күрүдә үк аерыла алмыйча бер сәгать эчендә укып чыкты. Китапта трагик хәлләр дә, кызыклы, күңелне күтәрә торган вакыйгалар да урын алды. Тышлыкта өстәл табыны янында тәрәзәгә карап торган әби сурәтләнгән. Бу апаны карагач, һәркем үзенең әбисен, күршесен, кодагыен таныячак. Киләчәктә әле берничә китап чыгарырлык материалларым бар», - диде Фәгыйлә Шакирова.
 
Галим язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов китапта кереш сүзендәге мәкаләсендә Фәгыйлә Шакированың гыйбрәтле вакыйгаларны, хисләренә, күңел байлыгына төреп, укучы карамагына җиткерергә тырышуы турында яза. «Фәгыйлә Шакирова һәм аның кебек йөзләрчә блогер укучыга тормыш материалын бирү буенча өр-яңа хикәяләү формаларын уйлап тапкан. Бу – шул очрак», - дип яза ул.
 
«Фәгыйлә Шакированың язмалары югары әхлаклылык, иманлылык һәм миһербанлылык принципларын алга сөрә. Бу язмалардагы геройлар – татар абзый-апалары, карт-карчыклары, бала-чагасы бүгенге күп кенә татарларыбыз өчен үрнәк символларга әверелә. Автор һәр язмасында милли теманы, милли тәгълиматны, рухи мирасны, символларны нигез итеп ала. Бу үзенчәлекле китап язма әдәбиятта бер матур тәҗрибә булыр, укучыларның күңелен яулар дип ышанам», - дип яза Галимҗан Гыйльманов.
 
«Кайнана самовары» китабын Фәгыйлә Шакирова белән элемтәгә кереп алырга мөмкин. Телефон номеры: 89393753639.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.11.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»