|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2023 Җәмгыять
Бер яшьлек бала ваннада батып үлгәнКичә, 22 ноябрьдә, Ишембайда бер яшьлек малай ваннада батып үлгән. Яшь әнинең телефоны шалтырагач, ул берничә минутка чыккан булган. Кич йоклар алдыннан 24 яшьлек хатын бәләкәй баласын юындырырга уйлаган. Ваннага су тутырып, баласын кертеп утырткан. Шул вакытта телефоны шалтыраган һәм яшь әни юыну бүлмәсеннән чыгып сөйләшкән. Берничә минуттан керсә, баласы суда аңсыз ята икән... Әнисе шунда ук “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Табиблар килгәнче малай үлгән булган...
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|