поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.11.2023 Яңа китаплар

Рәмис Аймәтнең яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

«Әлеге китабыма башлыча соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьләрем тупланды. Шулай ук төрле елларда иҗат ителгән минем өчен иң кадерле булган әсәрләр дә урын алды», – дигән Рәмис Аймәт "Татар-Информ" МА. Аның әйтүенчә, шигырьләрдә ул тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклашкан, заман, җәмгыять проблемаларын калкыткан.

«Шәхси-сентименталь эчтәлекле шигырьләр җыентыкның бизәге булып тора: аларда шагыйрь укучысына үзенең эчке дөньясын, җан кичерешләрен, мәңгелек сагыш сәбәпләрен ача. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә: шагыйрьнең заман үзгәрешләренә битараф кала алмаган лирик герое яшәешне, үз-үзен аңларга омтыла, шул ук вакытта тәкъдир кушканны үзгәртә алмауны тоемлау да лейтмотив булып сузыла», – дип язылган китапның аннотациясендә.

Рәмис Аймәт китапның затлы һәм зәвыклы булып чыгуында аның мөхәррире Ленар Шәехнең һәм рәссам, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Диләрә Нәүрүзованың роле зур булуын әйтте. «Шигъриятне нечкә тоемлаучы талантлы рәссам белән иҗади хезмәттәшлек итүемә чиксез шатмын», – диде Рәмис Аймәт.

Автор яңа китабы басылып чыгу уңаеннан кайбер борчуларын да әйтте.

«Кызганыч, соңгы елларда татар китапларының тиражы икеләтә кимеде. Чыккан китапларның бер өлеше китап кибетләренә сатуга чыкса, калганы республика китапханәләренә таратыла. Республикада барлыгы 1500 китапханә булуын күздә тотсак, аларның яртысы яңа китап кайтартудан мәхрүм кала. Ә инде Татарстандагы 3500 мәктәп һәм Россиянең татарлар яши торган төбәкләрнең күп кенә китапханәләренә бу хакта хыялланырга гына кала. Татар телен үстерергә кирәк дип лаф орабыз икән, иң элек татар китабына игътибарны арттырырга кирәк», – диде Рәмис Аймәт.

Шагыйрь авторларга түләнә торган гонорарның түбән булуы уңаеннан үзенең канәгатьсезлеген белдерде. «Авторларга түләнә торган гонорар түбән. Китап нәшриятында гына түгел, газета-журналларда да шундый ук хәл. Россиядәге икътисади яктан иң алга киткән Татарстан өчен бу гафу ителмәс бер күренеш», - диде Рәмис Аймәт.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»