поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2023 Язмыш

“Роза гөлем балкыды, балкыды да, китте дә барды”

Кызлы йорт ул – назлы йорт. Гөлшат гаилә бизәге булып, әтисе Муса, әнисе Гүзәл, абыйсы Ришаттан үрнәк алып, бик уңган һәм җитез булып үсә.

Танылган журналист булырга хыяллана ул. Балачактагы теләге еллар үтеп тә үзгәрми, киресенчә ныгый гына.
 
Муса белән Гүзәл Исхаковлар 30 елдан артык инде бер-берен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып яши. Бәхет эзләп читкә китми алар, төп нигезне таркатмый гомер итәләр.
 
Муса абый хезмәт юлын зоотехник булып башлый, соңгы елларда Иске Чаллы җирле үзидарә башлыгы булып эшли. Яшьлегендә география укытучысы булган Гүзәл җирле мәктәптә балаларга белем бирә. Гомергә күкрәк көчләре, намуслы хезмәт белән яшиләр.
1996 елның 18 декабрендә уллары Ришат, 1999 елның 18 октябрендә кызлары Гөлшат туа аларның. Кызчык кечкенәдән үк сүзгә оста, зирәк акыллы булып үсә.

“Мин журналист булам!”
...Гөлшат авыл мәктәбнең беренче сыйныфында укый. Укытучысы Нурия апа бер көнне шул ук мәктәптә завуч булып эшләүче Гүзәл апаны туктаткан да, кызының белем алудагы уңышлары турында бәян иткән. Баксаң, сыйныфта инша язганнар икән. “Беләсеңме, кызың үскәч кем булырга җыена? – дигән ул аптырашта калган әнигә күз ташлап. - Гөлшат журналист булам” дип язган бит.
 
- Укырга кергәндә үк укый, яза белә иде, - дип сөйли Гүзәл апа. – “И-и, кая әле, укысын”, дидем завучка. Еллар үтеп тә, фикере үзгәрмәде кызыбызның. Мәктәптә укыган дәвердә сәхнәдән төшмәде. Районда уздырылган бер генә “Йолдызлык” бәйгесе дә аннан башка узмады дисәм, ялгыш булмастыр. Текстны бер генә тапкыр күз йөртеп чыга да отып кала. Сәхнәләргә чыгып, “конферансье” номинациясендә менә дигән итеп чыгыш ясап, алдынгы урыннар яулап кайта. Күпме бүләк алды балакаем. Сәхнәдә балкыды. Моннан тыш, мәктәптә бары яхшы билгеләргә укыды. Гел китап укый иде балам. Рус һәм татар телләрендә. Китапханәдә укымаган китабы бик аз калгандыр. Кызыксынучан бала булды.

Сокланмаган кеше юк иде
Бигрәкләр дә уңган бала була Гөлшат. Тыңлаучан, кешелекле, эш сөючән. Кечкенәдән хуҗалыктагы бөтен эшкә өйрәнә. Әнисенең кул арасына керә, шул арада әтисе янына да йөгереп чыга. Нәкъ бөтерчек инде менә. Иске Чаллы мәктәбенең тугыз сыйныфыннан соң иптәшләре кайсы-кая таралышып бетә, Гөлшат унынчыда берүзе кала. “Мин Матакта укырга телим”, – ди ул әти-әнисенә. Баштан карышып торсалар да, аның теләгенә каршы килә алмый алар. Ни дисәң дә, район үзәге бит, теле дә камилләшер. Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныфына күчә кыз. Көн дә 10 чакрым юл үтә.
 
- Анда да бик яраттылар аны. Укытучылары: “Ник алданрак китермәдегез?” дип тә әйттеләр хәтта. “Соңгы кыңгырау”да да бик мактадылар, без аның кадәр көтмәгән идек. Базарлы Матак мәктәбе бит. Соңгы кыңгырауны янып-көеп үткәрде, алып барды. Сыйныфташлыр белән бик каты әзерләнделәр. Шаккатып карадык аның чыгыш ясавын. БДИны Чистайга барып бирде. Анда да үзе барды. Артыннан йөрүче дә, баручы да булмады, - ди Гүзәл апа.
 
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, кызның кая китәсе күптәннән билгеле була. Казан университетының журналистика бүлегенә. Тик конкурс зур була. Ә урыннар саны чикле, бары түләүле рәвештә генә. Ахыр чиктә моңа да ризалаша Муса абый белән Гүзәл апа. Кызларының хыялы тормышка ашсын гына.
 
КФУда уку дәверендә кыз “Казанские ведомости” газетасында, Татарстан радиосында практика үтә, төрле бәйгеләрдә катнаша. Әти-әнисенә ышанычлы терәк була кыз. Нинди эшкә тотынса да, алар белән киңәшләшә, аларны гел кайгырта. Абыйсы армия сафларында хезмәт иткән вакытта да, аның янына барганда төрле тәм-томнар пешереп бара.

“Күзләр генә тигәндер”
- Гөлшат кояш кебек булды, җылысы һәркемгә җитте, - ди Гүзәл апа. - Нинди генә кичәне алып барырга чакырмасыннар, ул чараның күңелле, рәхәт үтәсе билгеле иде. Һәркемнең күңелен күрә, елмаюы, тапкыр сүзләре белән кешенең кәефен күтәрә, көлдерә иде. Аның ярдәмчеллеген, игелеклелеген сөйләп бетерә алмыйлар. Гозер белән килсәң, кире кага белми иде, диләр. Олыны – олы, кечене кече итә, һәркемгә бик ихтирамлы иде. Телевизордан берәр авыру балага акча җыю буенча хәйрия акцияләрен күреп алса да, “Әйдә, әни, акча күчерик”, дип үгетли. Әйткәнемчә, авылдагы бөтен кичә, чараны ул алып барды. 2019 елга кергәндә, укытучысы Нурия апасы шалтыраткан. Аның ире безнең клубта мөдир булып эшли. “Гөлшат, яңа ел кичәсендә катнашу өчен Кар кызы кирәк. Кайта алмассыңмы” дип сораган. Кызым риза булды. 31е көнне көндезге 4тә кайтты. Шул көнне кичке алтыда репетициягә барды. Кичә тугызда башланды. “Вәт бала, язуымны карап торды, өйрәнде дә, шуны сөйләп тә чыкты”, дип сокланган иде Нурия апасы. 

“Гөлшат машина белән янга төшкән”
Тормышларын хәсрәт күләгәсе каплаган ул көнне Гүзәл апа куркыныч төш сыман искә ала.
Әйтеп бетергесез авыр булса да, алар бөтен көчләрен җыеп сабыр итәргә, хәсрәтләрен, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышалар. 
 
...Фаҗига булырга берничә көн кала иртән уянып Гөлшат әнисенә төшен сөйли: “Бүген дәү әти белән дәү әнине күрдем. Шундый матурлар! Кызым, сине бик сагындык, кил безнең янга диләр. Әни, мин дә аларны бик сагындым бит!” - ди ул. Гүзәл кызын ачуланып ташлый. 
 
- 2019 елның 17 июлендә диспансеризация үтәр өчен район үзәгенә, Базарлы Матакка бардык. Гөлшат руль артында иде. Мине көтеп торды, кеше күп бит, минем өчен чират алып торды. Бар табибны да үтеп, әлсерәп беттек. Кайтыр юлга чыкканчы, кибеткә кердек, баланың күңеле төшә бит инде. Аны сыйлыйсы килә, төрле тәм-томнар алдым. Өйгә кайткач, чәй эчтек. Көн дә эссе, ятып торыйк, хәл алыйк, арылды, дим. “Әни, син ял ит, мин абыйның бүлмәсен юып чыгам, алайса иртәгә эш күп булачак”, диде. Мин ял итәргә яттым, ул абыйсының бүлмәсен юып чыгарган, - дип искәа ала Гүзәл апа. 
 
Кич белән район үзәгендә полиция бүлегендә эшләгән абыйсы Ришатны бер очрашуга илтеп кайта кыз.
 
- Төнлә барып алырмын, дип сөйләштеләр. Без кичен өчәүләшеп чәй эчтек, Гөлшат ятып тормыйм, дип гитарасын алып уйнады. Русча җырлар җырлады, татар җырын да җырла инде, дигәч, “Кайда син ярым”, дигән җырны сузды. Моңлы иде балакаем. Без уннарда ятканбыздыр. Төнге бердә Ришат әтисенә шалтыратты. “Гөлшат машина белән янга төшкән”, диде. Үлгән дип әйтмәде. Шок хәлендә йорттагы машинаны кабыздык. Барсак, Гөлшатыбыз үлгән иде инде. Абыйсына хәзер килеп җитәм, дип шалтыраткан. Ришат килми дә килми, ди. Аннары аңа ГИБДД хезмәткәрләре шалтыратып әйткән. Иске Чаллыда туй иде, аннан кайтучылар юл кырыена төшеп киткән машинаны күреп алган да полициягә хәбәр иткәннәр.
 
Төнге юл, Яңа Чаллы белән Үргәгар арасындагы халык теленә “шаукымлы” дип кергән урын, машина юл читенә очкан... Гөлшатның бер җиренә дә зыян килмәгән, башы гына бәрелгән, муен сөяге сынган.
 
- Кызыбыз юл һәлакәтенә юлыккан “Лада Приора”ны 3 ел элек сатып алган идек, - дип сүзгә кушыла Муса абый. - Гөлшат аңарда ике ел йөрде. Машинага утыргач үк күзлеген кия, телефонын урынына куя, ременен каптыра иде. Шуннан соң гына машинасын кабыза. Юл һәлакәтенең төрле версияләре булды. Машина никтер кире борылып куйган. Юлның сул ягына килеп төшкән. Үргәгар белән Яңа Чаллы арасында, тәбәнәк кенә юл инде. Фаҗиганең килеп чыгу сәбәбен беркем аңлата алмады. Аннан тикшерү артыннан йөрмәдек тә, баланы кайтарып булмый бит. Ник каршы юлга чыккан, ник шулай булган? Шул сорау борчый безне инде ничә ел.
 
2019 елның 18 июлендә Гөлшатны мәңгелек йортына иңдерәләр.
 
- Аны барыбыз да өзелеп сагынабыз, юксынабыз, арабызда булмавына ышана алмыйбыз. Кызыбыз Казанда гынадыр, менә-менә кайтып керер кебек. Шулай юатабыз бер-беребезне. “Күзләр генә тигәндер”, диючеләр дә булды. 2019 елны “Газпром трансгаз Казан” компаниясе уздырган “Яшәү чыганагы – газ” бәйгесендә катнашкан иде. Гөлшатыбыз 1 урынны алган. Бүләкне үзе барып ала алмады бахыркаем. Ике туган апасы барып алды. Бүләккә планшет биргәннәр. Роза гөлем, балкыды, балкыды да, китте дә барды. Барысына өлгерде, әле күпме эшләнмәгән эше калды. Дүртенче курстан соң икенче бер профессия алам дип хыялланды. Юридик факультетка укырга керер өчен бөтен документларын җыйган булган. Каникул вакытында эшләп алырмын дип фотосалонга эшкә кергән иде. Ике атна торам да китәм, диде. Аның эшкә кергәнен дә белми калдык. Абыйсы хәбәр итте. Эшләгән акчасын җыя барган. Начальнигы соңрак Вконтакте сәхифәсенә язды. Юл һәлакәтендә һәлак булуын ишетмәгән булган. “Килеп алыгыз хезмәт хакын, ул алмыйча киткән иде”, диде.
 
Төркемнәре кураторы, кафедра доценты Роман Баканов Гөлшат турында болай дип язган:
– Башлап килүче журналист. Үз хыялы турында кычкырып йөрми, алга барырга тырыша. Бик яхшы укый. Дуамал түгел, ул төркемебезнең иң төпле укучысы. Иҗади яктан үсә. Бик күп укый. Аның белән аралашу, эшләү бик уңай иде. Гөлшат турында узган заманда сөйли алмыйм. 
Муса абый белән Гүзәл апа кызларының бүлмәсен бер дә үзгәртмәгән. Ул ничек калдырган, шул килеш тора. “Музей кебек ул безнең өчен”, ди алар бертавыштан.
 
- Саннар могҗизасы турында күп тапкырлар ишеткәнем бар, сеңлем. Әмма ышанмый идем. Әмма безнең гаиләдә 18нче сан роль уйнады кебек. Чөнки 18 декабрьдә улыбыз Ришат, 18 октябрьдә кызыбыз Гөлшат дөньяга килде һәм 18 июльдә арабыздан китеп тә барды, - дип күз яшьләре белән сөйли Гүзәл апа. 
Урыны җәннәттә булсын кояшкайның. Бу язмабыз Гөлшатның рухына дога булып ирешсен.
 
Гөлшатның якты истәлегенә багышлап якын дусты Алсинә Зарипова бәет чыгарган. 

Берни белми йоклаганмын төнлә, 
Иртән торсам... юк-юк... бу ялган... 
18 нче июль - әллә нинди 
кап-караңгы төскә буялган... 
 
Дөрес әйтми бит ул минем әти... 
Әллә үзем күрәм төш кенә?... 
“Гөлшат үлгән”- дигән җөмләсенә, 
Ышанасы килми һич кенә. 
 
Иң-иң якын дустым бит син минем, 
Бердәнберем,- дисәм, ялгышмам. 
Иң акыллы, ышанычлы дусны 
Башка беркем белән алмашмам. 
 
Бары 19 яшь иде сиңа, 
22 – минем үземә. 
Тик, соклана идем, олылар күк 
Уйлап әйткән һәрбер сүзеңә. 
 
Синең киңәшләрне тыңлый идем, 
Үрнәк ала идем мин синнән. 
Шундый рәхәт җылы бөрки иде, 
Дустым, синең нурлы йөзеңнән. 
 
Казанга гел бергә китә идек, 
Минем машинага утырып. 
Әгәр белсәм, соңгы тапкыр,ныклап, 
Карар идем сиңа тутырып. 
 
Тәҗрибәң дә аз иде шул әле, 
Матак юлы... Актин урманы... 
Җенле урын,- диеп сөйләшкәнне, 
Белә идеңме соң син аны? 
 
12 һәм 1 ләр арасында, 
Ничек төштең дамба астына? 
“Приора”ң нигә тыңламады? 
Зыяның соң тиде кайсына? 
 
Нигә? Нигә? Нигә? Нигә? Нигә? 
Җавапны, тик, үзең беләсең. 
Ышанасы килми, күрәчәгең 
Шул урында булган, күрәсең. 
 
Киләчәктә бит син бик танылган 
Журналистка идең буласы. 
20 ңдә, 30, 40 ың да, 
80 ең дә иде туласы. 
 
Соңгы сулышларың вакытында, 
Уйладыңмы, дустым, син мине? 
Бик-бик озак, гомер буйларына 
Оныта алмам инде мин сине. 
 
Казаннарга киткән көннәремдә, 
Шул урыннан һәрчак үтәсе. 
Авыр шундый, яшем ташып чыга, 
Ничек кенә сабыр итәсе? 
 
Узган саен чәчәк куям сиңа, 
Кабереңә барып сөйләшәм. 
Әле һаман син янымда кебек, 
Синең белән һаман киңәшәм. 
 
Ник ашыгып киттең, әтиеңне, 
Әниеңне салып утларга? 
Төшләремдә бик еш кайтып киләм 
Синең белән булган чакларга. 
 
Абыеңны бик ярата идең, 
Ник калдырып киттең, алайса? 
Бигрәк читен аңа синнән башка, 
Ике бөртек бит сез, ләбаса?... 
 
Нигә? Нигә? Нигә? Нигә? Нигә? 
Үзең теләмәдең бит инде. 
Хыялыңа каршы килеп, җаның 
язмышыңа таба җилкенде. 
 
Әлки өсләрендә - кара болыт, 
Яңа Чаллы - тоташ томанда. 
Әкрен генә тормыш дәвам итә, 
Минем дустым гына юк анда... 
 
Тиздән, яңа уку елы җитәр, 
КФУ да сине көтәрләр. 
Иде мәңге килмәсеңне белгәч, 
Синнән башка дәвам итәрләр. 
 
Алтын медаль белән тәмамлаган, 
Мәктәбеңдә искә алырлар. 
Укытучыларың, классташлар 
Хәер-догаларда калырлар. 
 
Әле һаман күңел ышана алмый, 
Киләчәкнең синсез таңына. 
Хакыйкатнең ачылыгы, ләкин, 
Барып җитә инде аңыма. 
 
Гөлшат дустым, матур хәтирәңне 
Гел саклармын йөрәк түремдә. 
Җәйләр, көзләр, кышлар, язларын да, 
Тыныч йокла салкын гүреңдә!

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»