поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2023 Җәмгыять

Күрәзәче: «Ул тиздән үләчәк»

Гомергә бер ышанган нәрсәсе түгел иде, әллә нишләп күрәзәчегә барасы итте. Үзе генә булса, бармас иде инде. Иптәш егетенең сүзе сәбәпче булды бугай:

– Әйдә, кереп чыгабыз. Унбиш минут вакыт узар инде. Файдасы тисә тияр, тимәсә нәрсә… Бер зыяны да юк.
 
Күрәзәче карчыкның капка төбенә килеп туктагач та кире борылырга мөмкин иде әле. Кермәскә уйлаган да иде инде. Тик ниндидер зәхмәт ирек бирмәде. Үз аягы белән керде ул. Кеше тырмага да үз аягы белән баса. Ирексездән үз аягы белән керде. Күрәзәче карчыкның көче тәэсир итте бугай. Бер карасаң, керүе яхшыга да булды.
 
Бу киноларда күрсәтелгәнчә, әллә нинди очлы башлыклар киеп, муеннарына беләкләренә тимер-томыр тагып, шәм яндырып төтен чыгарып утыра торган кортка түгел иде. Гади генә әби. Урамда күрсәң, күрәзәче икән дип тә уйламассың. Дусның өенә кереп, аның әбисе белән хәл-әхвәл белешеп утырган кебек кенә булды барысы да. Һәм шуның бер мизгелендә әби әйтеп куйды:
 
– Үзең турында берни дә әйтмим. Шөкер итеп кенә торырлык. Синең бик яраткан этең бар. Менә ул бик нык авырый.
 
Егетнең күзе маңгаена менде, чөнки, чынлап та, эте бар һәм ул соңгы арада бераз хәлсезләнебрәк тора иде. Тик бу карчык аны каян белгән?! Хәер, шуңа да күрәзәче бит инде ул.
 
– Аны берәр ничек дәвалап буламы соң?
 
– Була, – диде әби кемнеңдер сүзен тәрҗемә иткәндәй, – тик ул тиздән үләчәк.
 
Күрәзәче бүтән сүз әйтмәде.
 
Кайтуына эте чынлап та оясында хәлсезләнеп ята иде. Егет, аны күтәреп алып, район үзәгенә җилдерде, анда хайваннарны дәвалый торган урын бар иде. Фәлән сумын чыгарып салып, иң абруйлы дигән врач янына керде. Тикшерделәр. Анализларын алдылар, әллә нәрсәләр кыландырдылар. Кыскасы, сүтеп кенә җыймадылар этне. Ләкин анык кына итеп: «Этегез шундый-шундый чир белән интегә», – диярлек диагноз куя алмадылар.
 
Катгый диагноз куя алмасалар да, бер кочак дару, бер дәфтәр киңәш язып бирделәр. Даруларның берсен дә калдырмый төяп алып кайтты. Этнең хәлен яхшырта торган ризыклар да алырга куштылар. Кешечә әйтсәң, эт диетасы була инде. Аларны да алды. Боларны күргәч, иптәш егете әйтеп куйды:
 
– Кара әле, синең этеңне дәвалау ат бәясенә төшә түгелме соң?
 
– Төшсен!
 
Эте, чынлап та, аңа кадерле иде. Эшеннән ял сорап алып, бер атна буе этен карады. Режим белән ашатты, дарулар бирде, прогулкада йөртте, массаж ясады. Аны аякка бастыру өчен нәрсә эшләргә мөмкин – барсын да эшләде. Этнең карашына җан керде. Менә бу караш… Ул мәхәббәтнең үзе шикелле иде. Бу күзләр аңа карамады, ә нур булып, җылылык, яктылык, ягымлылык һәм ярату булып җанына ягылды. Шушы карашны күрү өчен генә дә әллә ниләр эшләргә мөмкин иде.
 
Бер атна дигәндә, эте терелде. Эт үзе дә сөенә, хуҗасын да сөендерергә тели: берчә аңа килеп сырпалана, берчә ары йөгереп китә дә күккә сикереп, гимнастлар сыман әйләнеп чыга, берчә цирк осталары сыман койма башыннан йөгерә, тагын әллә нәрсәләр кылана. Һәм егет бу тамашаның үзенә багышлануын аңлый, этенең рәхмәте дип кабул итә һәм бар булмышы елмаюга күмелә иде.
 
Шундый уеннарның берсендә эт койма аша сикереп чыкты да… җилдереп капка төбенә килеп туктаган иптәш малаеның машинасы астына эләгеп җан бирде.
 
Һәм егет үкенде. «Әгәр этем оясында авырып яткан булса, ул болай уйнакламас һәм машина астына эләкмәс иде», – дип өзгәләнде. Бу уй тынгы бирмәгәч, кабат теге күрәзәчегә китте.
 
– Ник әйттең син?! – диде ул җан ачысы белән, – әгәр дәваламаган булсам, этем әле исән булыр иде.
 
– Оясында ятса да, барыбер үләр иде, – диде күрәзәче, – Тик интегеп үләр иде. Ә ул дөньяда үзен яраткан, аның өчен барысын да эшләргә әзер дусты барлыгын аңлап, бәхетле булып китте.
Фото: пиксабай
 

Марат КӘБИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»