|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2023 Җәмгыять
Санкт-Петербургта Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләрСанкт-Петербургта «Төбәк һәм дөнья туристик маршрутларына мәдәни һәм табигый мирас объектларын, ял һәм күңел ачу, мәдәният һәм спортны оештыру эшчәнлеге субъектларын җәлеп итү» халыкара конференциясе булды. Форум кысаларында Татарстан Республикасы презентациясе белән Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Презентациянең төп темасы «Милли туристлык маршрутларында Татарстанның гастрономия потенциалы» иде. Моннан тыш, Ренат Вәлиуллин республиканың төп туристлык үзәкләре, туристлык инфраструктурасы объектлары, шулай ук ел саен Татарстан кунаклары һәм халкы өчен уздырыла торган вакыйгалар турында сөйләде. Чарада катнашучылар арасында туризм һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә халыкара оешмалар, халыкара компанияләр, Россия федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, дипломатик вәкиллекләр, музейлар һәм музей комплекслары вәкилләре, шулай ук туризм һәм бөтендөнья мәдәни мирасын саклау өлкәсендә чит ил һәм Россия фәнни бергәлеге белгечләре бар иде. Россия төбәкләреннән катнашучылар географиясе: Луганск Халык Республикасы, Кырым, Мәскәү, Удмуртия, Ростов өлкәсе. Шулай ук конференциядә Сирия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Фиджи, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан чит ил партнерлары катнашты, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|