поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.11.2023 Ир белән хатын

«27 ел яшәгән ирем белән аерылыштык, кредит акчасын кайтару мөмкинме?» (ЮРИСТ ҖАВАБЫ)

27 ел бергә яшәгән ирем белән аерылыштык. Буа районында яшәгән йорттан Казанга туганнарыма чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Мин кияүгә чыкканда иремнең иске генә йорты бар иде, милек аның исемендә. Бөтен көчебезне, эшләгән һәр тиенне шул йортка кертеп, капиталь ремонт ясадык.

Дивар, тәрәзәләрне яңарттык, йорт җиһазлары сатып алдык. Мунча, веранда эшләттек. Былтыр ремонт эшләренә дип минем исемгә кредит алган идек, хәзер ул йортта яшәмәсәм дә, ай саен 13 мең сум кредит түлим. Без әле рәсми рәвештә аерылышмаган. Ирем дә, туганнары да, синең бу йортта бер нәрсәң дә юк, диләр. Кредит акчасын булса да кайтарып булмасмы икән? Аны мин үземә тотмаганны ничек расларга?
 
Гәүһәрия Хәйруллина
 
Булат Закиров, «ВТ» юристы:
 
– РФ Гаилә кодексының 38 маддәсе нигезендә, ир белән хатынның уртак милкен бүлгәндә, аларның һәрберсенә нинди милек тапшырылырга тиешлеге билгеләнә. Әгәр ир белән хатынның берсенә тиешледән артык бәядәге мөлкәт бирелсә, икенчесенә акчалата яки башка төр компенсация булырга мөмкин. Гаилә кодексы нигезендә, ир белән хатынның уртак мөлкәтен бүлгәндә, аларның гомуми бурычлары бирелгән өлешләргә пропорциональ рәвештә бүленә. Сезгә аерылышу һәм уртак милекне бүлү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әйе, сез өйгә дәгъва итә алмыйсыз, ләкин ремонт өчен компенсация сорый аласыз. Әлеге эшкә үз акчагызны тотканны исбатлау өчен, судка бар булган дәлилләрегезне тапшырырга кирәк: ремонтны гамәлгә ашыру буенча килешүләр, чеклар, квитанцияләр, банктан белешмәләр, хат алышулар һ.б. Кредит шәхси максатлар өчен түгел, ә гаилә ихтыяҗлары өчен рәсмиләштерелгәнгә күрә, ул суд карары нигезендә бүленергә тиеш.
Фото: фрипик.ком

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»