поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.11.2023 Милләт

Үз илемдә – үз телем: кыргыз халкы ничек яши (ФОТО)

«Казан безне бөтенләй үзгәртте», – ди алар хәзер. Ә бит 23 ел элек, акча эшлибез дә, кире туган якка кайтабыз, дигән ният белән Татарстан туфрагына аяк басканнар. Әмма биредәге җылы мохит Чымынтаевларны үзенә бик тиз бөтереп алган. Шулай итеп, яшь гаилә Казанда төпләнеп үк калган. Бу юлы без бер-берсенә мәктәп елларыннан ук гашыйк булган Нургөл һәм Айбек Чымынтаевларның туган тел, гореф-гадәтләрне ничек саклавы турында язарга булдык.

Җайдаклы туй

Нургөл дә, Айбек та – Бишкәк шәһәреннән. Алар бер сыйныфта укыган. Икесе дә бер елгы, хәтта туган көннәрен бер айда бәйрәм итәләр. Яшьлектә кабынган сөю хисе бүген дә кайнарлыгын югалтмый. Чөнки ул – икесенең дә беренче мәхәббәте! Нургөл иренә – «җандаш» дип, ә Айбек аңа исеме белән дәшә.

– Кыргыз гаиләләре арасында үз сүзен өстен куярга теләгән хатыннар бар. Минем өчен ирем кушкан һәр нәрсә – закон. Айбек бик сабыр. Аның белән ике бала тәрбияләдек. Жазгөлгә – 29 яшь. Ире Нурлан белән дүрт бала үстерәләр. Улыбыз Кутманбекка – 16 яшь. Ул быел 9 нчы сыйныфтан соң Мәскәүгә киберспорт юнәлеше буенча көллияткә укырга керде, – дип таныштырды хуҗабикә гаиләсе белән.

Нургөл белән Айбекның өйләнешүе дә башкаларныкына охшамаган. Булачак каенатасы мәрхүм Мамытбек улын өйләндергәндә, алты ат әзерләгән. Алар язылышу тантанасына атка атланып барган. Югыйсә техника заманы бит. Әмма романтик рухлы, кызык эзләп табарга яратучы Мамытбекның милли туй уздырасы килгән. Нургөл үзе дә кыю, ат өстенә менәргә курыкмаган. 

– Туй көнен әле дә онытмыйм. Икебез яшәгән йорт арасы ерак түгел. Әмма шул урамны җиде сәгать буе үттек. Кыргыз халкында кавышкан көнне юлга ике кеше чыгып, аркылыга тасма сузу гадәте бар. Шулай итеп, безне адым саен туктаттылар. Атлардан төшеп, күчтәнәчләр өләштек. Җиргә кәнфитләр сиптек. Балалар сөенә-сөенә шуны җыйды. Җырладык, биедек. Безгә матур теләкләр теләделәр. Өйгә кайтып җиткәндә, сәгать кичке 11 тула иде инде. Безнең туйдан соң башка кияү-кәләшләр дә язылышырга атка атланып бара башлады, – дип елмая Айбек.

Үзгәрү

Нургөл белгечлеге буенча – география һәм экология укытучысы. Аспирантураны тәмамлагач, үзе укыган Бишкәк институтында студентларга җиде ел белем биргән. Әмма фәнни диссертация яклау чыгымнар сорый. Шуңа күрә алар Казанга барып, акча эшләп кайтырга ниятли. Бу вакытта өйләнешкән, кызлары Жазгөл туган була инде. Татарстанга килгәч, башта икесе дә базарда сату итә. Акча табыла, тик Нургөлнең генә теләге чынга ашмый. Фән хакына Казанны калдырып китәселәре килми.

Хәзерге вакытта Айбек таксида эшли. Һөнәре буенча – юрист. Әмма бу өлкәдә бер көн дә эшләмәгән. Нургөл исә Казандагы Халыклар дуслыгы йортында кыргыз балаларына кыргыз телен, мәдәниятен өйрәтә. 

Менә бу урында сүзгә Айбек кушылып: «Беләсезме, Казан безне бик нык үзгәртте. Әллә яшьрәк булганга, әллә совет чорында тәрбияләнеп, динебез җитеп бетмәгәнгә, күп нәрсәгә игътибар итмәгәнбез. Дөньяви тормыш белән яшәгәнбез, күрәсең. Казанга килгәч, гореф-гадәтләр, мәдәниятебез, динебез, рухи кыйммәтләрне ныграк аңлый һәм саклый башладык. Иманыбыз ныгыды. Милли һәм дини бәйрәмнәрне дә уздырырга тырышабыз. Төп бәйрәмнәребез – Корбан, Ураза гаете һәм Нәүрүз. Үзебез дә кунакка йөрешергә яратабыз. Иң мөһиме – балаларга туган телебезне өйрәттек. Улыбыз Кутманбек монда туды. Ул кыргызча бик матур җырлый. Кечкенәдән якшәмбе мәктәбенә йөрде. Балалар мәктәптә татарча һәм русча укыса да, өйдә кыргызча сөйләште. Оныкларга да туган телебезне өйрәтергә тырышабыз», – диде.

Үз милләтен алар, сабыр, тыныч халык, дип бәяли. Кыргызлар тегәргә оста. Һәр ике кешенең берсе, хәтта ир-атлар да кулларына энә тота белә икән.

Җылы бер кич

Чымынтаевлар белән очрашуны кичке якка билгеләдек. Ни өчен дигәндә, әби-бабайның эштән кайтасы бар. Бу көнне кияүләре Нурлан да кунакка кайткан иде. Әлегә аңа эше буенча башка шәһәрдә укырга туры килә. Әтиләре кайткангамы, балалар шат иде. Жанель – 3 нче, Нурель 1 нче сыйныфта укый. Аделинага – 5, Сабринага – 3 яшь.

Идәнгә милли бизәкләрдән тегелгән киез җәелгән. Гаилә әгъзалары шунда утырып ял итәргә ярата икән. Ашый торган өстәлләре дә тәбәнәк. Урындыкка утыру гадәте юк. «Идәндә тәгәрәшәбез, анда җайлы», – диләр. Буш вакытларында шунда утырып кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен укыйлар. Әкият, шигырьләр өйрәнәләр. Нургөл безгә милли уен коралы – комузда уйнап күрсәтте.

– Иремнең әле бер ел укыйсы бар. Шуңа күрә балалар белән әти-әниләрдә яшәп торабыз. Бишенче сабыемны көтәм (безгә бу сөенечле хәбәрне сабыйлар ишектән керүгә үк җиткерде инде. Кайсы айда туачагын да әйттеләр. – Автор). Аннан Кыргызстанга кайтып китәргә җыенабыз. Күңелем Кыргызстанга тарта минем. Иремнең дә якыннары шунда бит. Җәйге каникулны әби-бабайлар янында үткәрә идек. Телне онытмаска тырыштык, –ди Жазгөл. 

Нургөл белән Айбек ел саен туган ягына кайтып, туганнарының хәлен белешә. Картлык көнендә үзләренең дә Кыргызстанга кайтырга ниятләре бар. Ничек булыр? Әгәр инде Казаннан китәселәре килсә… Нургөлнең өч бертуганы да Казанда яши икән. Шуңа күрә бергә-бергә күңелле.

Якшәмбе мәктәбендә

Нургөлдән Казандагы Халыклар дуслыгы йортында оешкан кыргызларның якшәмбе мәктәбе турында да сораштык.

– Әлеге мәктәп беренче тапкыр 2002 елда ачылган. Тик кыргыз теле укытучысы туган ягына кайтып киткәч, балаларны өйрәтергә белгеч калмый. Шуннан соң мәктәп ябылып торган. 2018 елда мине эшкә чакырдылар. Базарда сату итсәм дә, каршы килмәдем. Балалар туган телен онытмасын, дип ризалаштым. Дәресләрне атнага бер мәртәбә уздырам. 6-16 яшьлек 20 бала йөри. Бары кыргыз телендә генә сөйләшәсе! Менә шундый таләп куйдым. Җәен балалар әби-бабайларына кунакка кайта. Өч ай ялның файдасы тия. Туган телдә шәбрәк сөйләшә башлыйлар, – ди Нургөл Чымынтаева.

Аның әйтүенчә, укытучы булу җиңел түгел. Һәрвакыт белемне яңартып торырга кирәк. Түгәрәктә кыргызларның мәдәниятен, тарихын өйрәнәләр. Биеп-җырлап күңел ачалар. Нургөл аларны комуз уен коралында уйнарга да өйрәтә. Башта үз акчасына алса, хәзер аны сатып алу өчен акча бүлеп биргәннәр. «Балаларга бик ошый. Хәтта әти-әниләренең дә кумызда уйнарга өйрәнәсе килә», – ди Нургөл.

Гореф-гадәтләр

Җентек туй

Бала туып, 40 көннән үткәч, туганнар белән бергәләшеп әлеге туйны үткәрәләр.

Бишек туй

Сабыйны беренче тапкыр бишеккә салган чакта уздыралар. Кыргызлар балаларын шунда тирбәтеп үстерә. Бишекне кадерләп саклыйлар.

Беренче тапкыр тәпи киткәнен дә билгеләп үтәләр. Сабыйның аягына җеп бәйлиләр. Кем беренче күрә, аны шул кисәргә тиеш. Туганнары бүләкләр бирә.

Сөннәт туй

Сөннәткә утырту фарыз санала. Тик сөннәткә утыртуны 3, 5, 7 яшь кебек так саннарда гына башкаралар.

Милли ризык: Бишбармак 

Камыр өчен 1 йомырка, 500 грамм он, 1 чәй кашыгы тоз, 200 мл су кирәк. Шулай ук 1,5 кило сарык ите, 3 баш суган, 100 грамм кишер, 1 бал кашыгы тоз, шулпа өчен 2 литр су, 10 бөртекле борыч, тәменчә тарттырылган борыч әзерләгез.

Бишбармак пешкән ит һәм камырдан ясала. Кыргызлар камырны токмач рәвешендә озын итеп кисеп пешерәләр. Ә казахларда бу форма – зур туры почмак яки квадратлар. Камыр өстенә ит, суган салалар. Шуны шулпа белән табынга тәкъдим итәләр.

Чыганак

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»