поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.11.2023 Шоу-бизнес

Җырчы Айдар Сөләйманов Мәскәүгә күченгән

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов “Ну-ка, все вместе!” вокал шоуында катнашты. Зәй егете мәртәбәле жюрине үзенчәлекле тавышы, хисле җырлары белән шатландырды.

Әлеге бәйгенең үзенчәлеге – катнашучыларның сәләтен сәнгать өлкәсендә танылган 100 белгечтән (!) торган жюри бәяләве. Һәр белгеч катнашучының чыгышы ошаса, аңа үз тавышын бирә. Нәтиҗәдә киләсе турга узар өчен 100 баллның кимендә 85ен җыярга кирәк.
 
Айдар Сөләйманов проектта Майя Кристалинскаянең «Нежность» җырын башкарып, 100 белгечлнең 93енең күңеленә хуш килә. Киләсе турда ул итальян башкаручысы Лучо Даллоның «Caruso» җырын җырлый. Айдар 100 баллдан 96ны җыеп, ярымфиналга уза. Бу җыр Айдар Сөләймановның русча әйтмешли, “визит карточкасы”.
 
Ярымфиналда Айдар Марина Цветаеваның «Реквием» шигыренә язылган җырны тәкъдим итә. 100 белгечнең 79ы Айдарның хисле башкаруына битараф калмый. Айдарның тавышы йөрәк түрләренә үтеп керә, җырларны ихлас яратып башкара ул. Кызганыч, җырчыга финалга чыгар өчен нибары 6 балл җитми.
Тик бу хакта башкаручы бер дә борчылмый. Айдар Сөләйманов белән хәбәргә чыгып, шоу турында сөйләштек.

- Айдар, “Ну-ка, все вместе!” проектында ни өчен катнаштыгыз?
- Җырчылар яңа проектлар, кастинглар белән кызыксынып тора. Бу проект Россия телевидениесендә иң дәрәҗәлеләрнең берсе. 3 меңгә якын гариза килгән иде. Шул кешеләр арасыннан 70 кешене сайлап алдылар. Мин дә алар рәтендә булдым. Үземнең тавыш мөмкинлекләрен тикшереп карыйсым килде. 100 кешегә дә җырны тулысынча җиткереп, йөрәгенә үтеп керү кыен. Һәр турга ныклап әзерләндем. Сайлаган җырларымны башка артистлар башкаруында тыңладым. Җырның иң камил вариантын булдырырга тырыштым. Иң мөһиме – туган ягым Зәй шәһәре данын якладым. Анда туганнарым, әти-әнием яши.

- Бәйгегә әзерләнгәндә ярдәмчеләрегез булдымы?
- Якыннарым, дусларым миңа көч биреп торды. Һәр чыгышым өчен дулкынландылар. Хезмәттәшләремә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Турларга әзерләнгәндә алар белән дә киңәшләштем. Минем иҗатымны яратучы һәркем алдында баш иям.

- Татарча җырлыйсыгыз килмәдеме соң?
- Һәр бәйгенең үз кагыйдәләре бар. 100 кешедән торган жюри әгъзалары арасында татар җырларын белүчеләр бик аз. Ә бит төп максат - һәркемгә таныш булган җырны үзенчәлекле итеп башкару. Татар җырларын чын күңелдән яратам, хөрмәт итәм. Татарстанда уза торган чараларда гел ана телендә җырлыйм.

- Финалга уза алмагач, кәефегез төштеме?
- Бу хәлне күңелгә якын алмадым. Проекттан соң, бик күпләр яхшы сүзләрен җиткерде. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видео астында да матур теләкләр генә язалар. “Татарстанда вокал мәктәбе бик көчле”, - дип әйтүчеләр бар. Туган ягым белән бик горурланам. Проекттан соң, күп кенә композитор һәм шагыйрьләр хезмәттәшлек итү теләген белдерде. 

- Проекттан соң популярлык дәрәҗәсе күтәрелдеме?
- Төгәл генә әйтә алмыйм. Популярлык дәрәҗәсен җырчы түгел, тамашачы билгели. Тагын да ныграк танылу максатын, гомумән, куймадым. Сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алдым. 

- Үз аудиториясе булган артистка конкурста катнашырга кирәкме?
- Һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Минем үземне сынап карыйсым килде. Яңа тәҗрибә алдым. Аудиториясе булган танылган артист өчен конкурста катнашуның тискәре ягы да булырга мөмкин. Бу иҗат процессына, репутациягә тәэсир итә ала. 

- Алга таба нинди проектларда эшләячәксез?
- Тиздән “Үзгәреш җиле” проектында катнашачакмын. Хәзерге вакытта Мәскәүдә музыкаль продюссер булып эшлим. “НТВ” телеканалында күп кенә телешоулар өчен хезмәт куям. Мәскәүгә яңа белемнәр, тәҗрибә туплар өчен күчендем. Телеэкраннарда иң зур рейтинглар белән бара торган программаларның эчке “кухня”сын аңлыйсым килде. Алга таба аталарга, үсәргә кирәк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»