|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2023 Криминал
Метрода мылтыктан ут ачкан ир-атны тоткарлаганнарМәскәү метросында утлы коралдан ату белән бәйле низаг булган, дип хәбәр итте башкала транспорт департаменты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бүген иртән «Рязань проспекты» станциясенең көнбатыш вестибюле каршында ике ир-ат арасында низаг килеп чыккан, аларның берсенең мылтыгы да булган. Кайсыдыр мизгелдә низагта катнашучыларның берсе түшәмгә атып җибәргән, дип яза Татар-информ. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән, закон бозучы пассажир, полиция һәм метроның иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган.
«Мылтыктан аткан ир-ат тоткарланды. Якынча мәгълүматлар буенча, низаг шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре җирлегендә килеп чыккан», - дип искәрттеләр департаментта.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|