|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2023 Фаҗига
24 октябрьдә югалган ирнең гәүдәсен кичә генә тапканнарКичә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары Буенда елгасыннан “ВАЗ-2110” машинасын һәм һәлак булган водитель гәүдәсен чыгарганнар. Ведомство мәгълүматы буенча, 1979 елгы ир 24 октябрьдә Иглин районының Пятилетка торак пунктыннан Ауструм авылына дип чыгып киткән һәм югалган. Юлда нәрсә булуын һәм ни сәбәпле машина водителе белән бергә суга төшеп китүен хокук саклау органнары ачыклаячак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы әйтүенчә, ир үлемендә криминал күренми.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
--- |
Иң күп укылган
|