поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.11.2023 Язмыш

“Бу бала исәнмени әле?”

Гариплекне соң кем сорап ала? Әлбәттә, ул Хак Тәгалә язганы — олы сынау...

Улы гарипләр арбасында, оныгы телсез, кызы да тормышыннан уңмаган. Янганнан соң салган йортын әле төзекләндереп бетерәсе бар. Җитеш итәр өчен әле күп кирәк. Хәер, кайсы гына почмагына карама кирәк өстенә кирәк... 

“Болай да сау түгел”
Арча районының Шекә авылында яшәүче Фәридә ханым Василованың үз тормышына тел-теш тидермәве, дөресен әйтим, мине берникадәр гаҗәпләндерде дә. Берәү булса, җай чыкты дип, кызарып-бүртенеп зарланырга керешер иде. Ә ул килгән авырлыкларга сабыр итеп, түзә белә. 
 
Хәер, ул “кирәк”ләр һәркемнең тормышында исәпсез. Ләкин кемдер булганын яңарту өчен нәфесләнә – гаеп түгел, ә кемнәргәдер юкны бар итәргә кирәк. Фәридә апа йортында матур җиһазларны бармак бөгеп кенә санарлык, тәртипкә дә мохтаҗ, ләкин ул байлыкка кызыкмый да шикелле. Аңа саулык тансык. Улы йөгереп йөрсен иде, оныгы бер туктамыйча сөйләнсен. Сүзләрен сәйләннәрдәй генә тезсен! Тик язганын кичәсе. Ишек төпләре “камалыш”та, киртәләнгән. Шунсыз Кәримне ияртеп, Зөфәр гарипләр бишегендә урамга ук чыгып китәргә мөмкин.
 
- Көне буе диярлек ишек төбе саклыйлар. Җәйләрен алып чыгабыз инде, кышын салкын бит. Хәзер көз белән язга да ышаныч юк, бусага төбендә әллә нинди чирләр көтеп тора... “Болай да сау түгел,  ярты гына кеше сез, чирләп китсәгез исән калмыйсыз”, – дип суык тидермәсеннәр дип әрлим дә. Нинди генә булсалар да үземнекеләр – йөрәгемнән өзелеп төшкәннәр, – ди Фәридә апа.
 
Бу авылда ул ят кеше – килен булып төшкән. Үзе кебек үк ачык килендәше – бердән-бер якын туганы. Ә кан-кәрдашләре, бер тамырдан үрләгән туганнары Сеҗе авылында яшиләр.
 
- Сеҗенеке мин. Гап-гади гаиләдә үстем, кара эшче баласы. Дүртебездән өчебез генә исән. Олы абый йөрәк белән китеп барды. Әле ярый ике апам бар, хәлләр белешкәч тә күңелләр иркенәеп китә, – ди Фәридә апа. 

Әрнүле язмышлар
Башкалада югары белеп алып, чит теле укытучысы һөнәренә ия булгач, туган авылы мәктәбендә 3 ел буе немец теле укыта ул. Так яралмаганнарга кыз гомере мәңгелек түгел, Шекә авылына кунакка кайтып, Тәлгать абый белән танышкач, бер еллап йөриләрме икән, Фәридә апа кияүгә дә чыгып куя. Биредә исә 23 елын яраткан хезмәтенә багышлый.
 
- Гарип балам белән 50 яшемнән лаеклы ялга чыктым. Чит телдә гел аралашып торырга кирәк, күзгә йокы кермәгән чакларда күңелемнән немец телендә сөйләшеп ятам. Онытыла икән кайбер сүзләр. Иренмим, торып китапларымны, сүзлекләрне актарам, – ди Фәридә апа.
Ике генә һөнәр иясе белемен гел арттыру өстендә эшләргә тиеш: берсе – укытучылар, икенчесе – табиблар. Фәридә апа исә табиблардан ким түгел, улының авыруы турында гел укып, дәвалау серләрен өйрәнергә мәҗбүр. Яшьлек хыяллары күңелләрне буй җитмәс биеклекләргә күтәрә дә, кайчакларда җирдә бик әрнүле язмышларга төрә бит әнә...
 
- Тәлгать абыегыз миннән 13 яшькә олырак иде. Шулай да тиң яшәдек. Гомер буе терлек табибы булып эшләде. Халыкка бик кирәкле кеше, беләсез, авыл өстеннән кайтып кермәде. Элек бит терлекләрне дә күп асрыйлар иде, ул заманда да терлек-туар чирләмичә тормады. Тәлгать килеп, күз салуга белә, дип мактыйлар иде. Кайнатам да ике Дан ордены иясе, бик булдыклы кеше иде мәрхүм, нәселләре белән эш сөючәннәр. Тәлгатькә һич көтмәгәндә инфаркт булды, яшәрлеге бар иде дә... Язмышым дип, балаларга терәк булып яшим менә, – дип сөйли Фәридә апа.

“Бу бала исәнмени әле?”
Сыңарлык – бәхет түгел түгелен, ләкин яшәүләргә дә киртә үрми. Җаның күкрәк читлеген тутырып сулаганда, көн итү кирәк.
- Алидә – олы балабыз. 31 яшен тутырды. 10 яшьлек Кәрим оныгым – Алидәнең улы. Кәрим сөйләшми, укытучылар өйгә килеп укыталар. Юк инде, укый алырлык түгел. Уенда гел уен. Зөфәр абыйсы янында үскәч тә, әллә сөйләшергә кирәкми дип аңладымы икән, аптырыйбыз. Калган бөтен җире сау да соң үзенең, менә тыңлатуы авыр. Киреләнеп тә куйса, бетте инде. Әнисенең сүзе генә үтә, – ди Фәридә апа. – Мин тавыш күтәрмим, жәллим, әнисе корырак. Алидәнең кияүгә чыкмыйча үзе өчен тапкан баласы ул. Балага узганын белгәч, башта бик борчылган идек тә, ничекләр үстерер, дидек. Җан яралгач, Аллаһы Тәгалә ярдәмен дә кызганмый икән. Беребез дә ач түгел, ризыгыбыз да, кияргә киемебез дә бар, һәммәсе дә җайланып, үз урынына булып тора. Кызым пешекчелеккә укып чыкса да эшләми, өйдә генә. Улының гариплеге буенча акча ала, опекуннарга эшләргә ярамый икән. Адиләсез ике гарип баланы үзем генә карый да алмас идем, кайвакыт бигрәк тынгысызлар. Таһир улым белән Зөһрә кызым икесе дә Казанда эшләп йөриләр, атна саен кайталар. Таһир да 29 яшен тутырды. Зөһрә белән Зөфәр – игезәкләр. 22 яшь аларына. Зөһрә әтисе юлын дәвам итәсе килеп Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумында мал табибына укыган иде дә, бүтән өлкәдә эшләп йөри.

- Игезәкләрнең беренче булып кайсысы туган иде?
- Зөһрә!.. Ярты сәгатьтән соң тагын тулгак кереште – Зөфәр җайсызрак килде күрәсең. Туганда ук баш миенә кан сауган иде. Шул көнне үк Казанга озаттылар. Авыру бала икәнлеген дә, савыкмыйсын да яшереп тормадылар, көнендә белдем. 10 ел үткәч, тугач та баламны кулына алган табибны күрдек. Ишенә төшергәч: “Бу бала исәнмени әле?” – дип сораганын сизми дә калды. Зөфәрнең шушы яшенә тиклем бер сүз дә әйтә алганы юк. Ипи, алмаларны үзе тотып ашый, ашларны, боткаларны кашыклап мин ашатам, чәйләрне дә чынаякны үзе тотып эчә. Элек идәнгә басып, стенага тотынып та йөрде, элгечтәге киемнәрне төшереп, элеп, үзенә бер шөгыль таба иде. Хәзер алай да йөри алмый, өйдә дә гарипләр бишегеннән төшми. Әле гарипләр бишеге дә җимерелеп бара, тузды, яңасы кирәк. Кайлардан алырга дип баш ватабыз. Их, Тәлгать исән булса... Каян да табыштырыр, монысын да төзәткәләп бирер иде, дим.

“Коткарып кала алмадык”
- Тәлгать абыйның да үлеме дә вакытсыз.
- 31 декабрь көнне инфаркт булды. Шул көнне үк хастаханәгә төяп киттек. Реанимациягә безне кертмәделәр. 5 гыйнвар көнне: “Аңына килә алмады инде, өзелде, коткарып кала алмадык”, – дип хәбәр бирделәр. Ул көнне борчылмады да кебек. Бертуган энесе терлек суйган иде, безгә дә бер сан ит китерде. Аңа куанулары! Икәү турап, суыткычка урнаштырдык. Тавыклар янына гына чыгып китте, керми дә керми, эзли чыксам – егылган. Күтәреп кердек мескенкәемне. Кан басымы 220 гә күтәрелгән иде. Күп кирәкме тормыш кичкән  йөрәккә? 2002 елны йортыбыз янып, бер көн эчендә урамда калгач, бөтен авырлык Тәлгать җилкәсенә төште. Мунчабыз гына утырып калган иде. Документлардан кала бер әйберне дә алып чыга алмадык. Бөтенебез дә өйдә чак, йорт түбәсеннән төтен чыкканын күреп, күршеләр кереп әйтмәсә, көпә-көндез янып үләбез икән. Башта каршы йортта яшәдек, аннары кирпечтән шушы йортны җиткердек. Кабат аякка басып, яшим дип, яшәгән мәлендә китеп барды... – ди Фәридә апа.
 
Сыңар канат белән кагынуы авыр булса да күңелен бөтен иткән хыяллары зурдан! Балаларын башлы-күзле итәсе килә. Үзе әйткәнчә, аларның да яшьләре җиткән. Адиләне дә баласы белән кияүгә алучы булса, кияү кешегә кадер-хөрмәте – түрдән. Кәрим оныгының сөйләшеп китүенә дә өметен өзми. Аллаһының кодрәте чиксез! Ләкин бер нәрсә хак, болар барысы да язмышы язган сынаулар. Бер көн килеп җайланыр, карасы агарыр, ялгыз балалары да парланыр. Тик нишләмәк кирәк, гомерлек авыру төшенчәсе генә бусагасы төбендә утырып калыр. Аллаһы сабырлык бирсен, Фәридә апа үзе дә Раббысыннан шуны сорый. Сынауларның төп асылын да аңлый – иңнәре күтәрә алырлыгы гына бирелгән, димәк, аның түзәр тәкәте дә бетмәс, иншәалла.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»