|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2023 Мәдәният
Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясе ачылды15 ноябрь көнне Менделеевскида тантаналы шартларда «Мирас» гимназиясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм халыкларын саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, район башлыгы Радмир Беляев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Башта гимназия бинасы 1987 елда балалар бакчасы буларак проектлана һәм төзелә, соңрак, 1993 елда, ул татар гимназиясе статусын ала. Яңа уку шартлары белемне үзләштерүнең уңайлылыгына һәм нәтиҗәлелегенә ярдәм итә. Спорт залы һәм актлар залы ремонтланган, бу югары дәрәҗәдә физкультура һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген гимназиядә 170 бала белем ала, аларның тугызы − беренче сыйныф укучылары. Учреждениенең гомуми сыйдырышлылыгы 264 кешене тәшкил итә. Гимназияне ачу яңа эш урыннары булдырачак, учреждение штатында 20 педагогик белгеч эшләячәк. Гимназия программаларында хәзрәтнең җомга мәктәбе һәм Габдулла Тукай әдәби мәктәбе кебек өстәмә дәресләр үткәрү каралган, дип яза "Татар-Информ" МА. |
Иң күп укылган
|