|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Ринат Рәхмәтуллинны исерек килеш авария ясаган өчен колониягә җибәрәләрБуа шәһәре суды танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллинны алты айга колония-поселениегә хөкем иткән. Бу хакта Татар-информ яза. Ул административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше буларак юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча гаепле дип танылган. Суд материалларында Рәхмәтуллинның Lexus автомобиле руле артында Буа администрациясе бинасы каршында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында хәбәр ителә. Машинаны исерек хәлдә йөртүе дә искәртелә. Авария урынына килгән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен руль артында мин түгел идем дип алдарга тырыша.
Моннан тыш, авария вакытында җырчы моңа кадәр теркәлгән башка авариядән соң "правасыннан" мәхрүм ителгән булган инде.
--- |
Иң күп укылган
|