|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2023 Милләт
Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә ачык ишекләр көне узачакСанкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясенең мәдәни үзәге базасында мәдәни-белем бирү проектлары сериясен уздыру планлаштырыла. Оештыручылар татар мәдәниятен үстерү һәм танышу даирәсен киңәйтү белән кызыксынган һәркемне чакыра. Ачык ишекләр көне программасында «Мәтрүшкә» нетворкингы — кунакларның танышуы һәм аралашуы; «Татарча тренинг» ачык дәресе — өй театры форматында татарча сөйләм дәресе; «Караш» бердәм исеме астында «Балам», «Без — татарлар», «Остаханә», «Фикер», «ТапКитап» проектларын тәкъдим итү каралган, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге. Очрашу 19 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Чайковский ур., 24нче йортта була.
--- |
Иң күп укылган
|