|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2023 Дин
Мәет күмгән көнне зиратка керергә ярамый, диләр. Дөресме?«Мәет күмгән көнне зиратка керергә ярамый, диләр. Дөресме? Зират аркылы еш йөрергә туры килә. Анысы рөхсәт ителәме?» - дигән сорау юллыйлар. Зиратка керергә ярамый торган көннәр юк: мәет җирләнгән көннәр дә, башка вакыйгалар да моңа сәбәп булып тормый.
Зиратка еш йөрүегез кабер әһелләренә дога кылу белән бәйле булса, үлемне искә алырга, кабер тормышы турында уйланырга сәбәпче булып торса, монда бернинди дә зарар юк.
"Дин вә мәгыйшәт"
Фото: buinsk-tat.ru
--- |
Иң күп укылган
|