|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2023 Фаҗига
Сабый 18нче каттан егылып төшкән, өлкәннәр бу вакытта йоклап ятканНовосибирскида бер яшьлек бала, 18нче каттан егылып төшеп, исән калган. Mash Siberia Телеграм-каналы язуынча, югарыдан егылып төшкән малай ярты сәгать чамасы җирдә яткан, аннары кайсыдыр узганычы, аны күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Егылып төшкән сабыйның гаиләсе әйбәт, бернинди исәптә тормый. Бу хәл өлкәннәр йоклаганда була. Бала әтисе белән кроватьта яткан. Кайсыдыр бер мизгелдә ул тәрәзә төбенә менә дә, анып ачып, егылып төшә. Соңрак билгеле булуынча, ике кеше 18нче каттан нәрсәдер очып төшкәнен күргән, әмма игътибарга алмаган.
Баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Аның оча сөяге сынган, үпкәсе һәм бөерләре имгәнгән.
Сабый берүк савыга күрсен. Өлкәннәргә исә тәрәзәләргә махсус бикләвечләр куярга киңәш итәргә мөмкин. Әллә ни уңайсыз түгел: кирәк чакта ачып җилләтәсең дә бикләп куясың. Ачкычын бала кулы үрелмәгән урынга яшереп куясың.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|