поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.11.2023 Җәмгыять

Татарстанда чираттагы «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачылды (ФОТО)

Татарстанда мохтаҗлар өчен 17нче кайнар азык тарата пункты ачылды. «Кеше приюты» проектының яңа ноктасы Биектау районындагы Полковая урамындагы 10нчы йортта урнашкан. Проектка мохтарият вәкилләре зур ярдәм күрсәтә. Хәйрия проектының яңа ноктасын ачуда Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады.

«Мин битараф булмаган меценатларга рәхмәт белдерәм. Алар чын мәгънәсендә игелекле эш эшлиләр - авыр хәлдә калган мохтаҗларга ярдәм итәләр. Алар кешеләргә җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә», - диде ул.

Бу инициативаны Биектау районы эшмәкәрләре, җитәкчелеге һәм Җәмигъ мәчете хуплады. Ризыкларны шәһәрнең бер кафесында әзерлиләр, ә аннары тиз арада туклану пунктына китерәләр. Павильонда көн саен дүшәмбедән шимбәгә кадәр 11:00-12:00 сәгатьләрдә төшке аш ашарга мөмкин. Менюга аш, итле ботка, пылау, кайнар чәй, пироглар һәм һ.б кергән. Һәр пунктка көн саен 2 мең порция кайнар ризык җибәрелә. Проект башыннан 65 меңнән артык порциясе таратылды.

«Кеше приюты» фонды попечительләр советы рәисе һәм «Меценатлар» бизнес-бергәлеге рәисе Ильяс Гыймадов сөйләвенчә, киләсе атнада Ульяновскида, аннары Казанның Киров районында һәм Яшел Үзән районында кайнар ризык өләшү пунктын ачу планлаштырыла.

Аның сүзләренчә, туклану пунктлары кышын Татарстан башкаласына килергә мөмкинлекләре булмаган күп кешеләргә ярдәм итәчәк. Статистика буенча, азык-төлек һәм кайнар туклану өчен мөрәҗәгатьләрнең 95 проценты пенсионер, аз керемле, йорт-җирсез, инвалид, күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә яшәүчеләрдән килә.

«Бушлай туклану ноктасына кешеләр төрле сәбәпләр аркасында килә, әмма, кагыйдә буларак, ярдәмгә 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар мохтаҗ», - диде Ильяс Гыймадов.

Казанда кайнар ризык өләшә торган 7 пункт эшли: Борхан Шахиди ур., 26, Фучик ур., 52, Авангард ур., 95, Липатов ур., 6б, Симоновур., 3, Гудованцев ур., 6, Дачная ур., Татарстанда «Кеше приюты» пукнтлары Чаллы, Яшел Үзән, Менделеев, Әгерҗе, Алабуга, Нурлат, Буа, Питрәч һәм Лаеш районнарында бар, дип яза "Татар-Информ" МА.

 


---
Ханский дом
№ --- | 13.11.2023
Ханский дом печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»