|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2023 Мәдәният
Татарстанның «823 километр» фильмы Беларусьның иң зур кинофорумы программасына кердеӘмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 километр» фильмы Беларусьның иң зур кинофорумы – 17-24 ноябрьдә узачак «Листопад» Минск халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Проектта ел саен БДБ һәм Европа илләреннән кино индустриясе профессионаллары, кинематограф яратучылар һәм танылган мәдәният эшлеклеләре җыела. Төп бәйгегә узган елда дөньяның иң абруйлы кинофорумнарында катнашкан һәм призлы урыннарга лаек булган, элегрәк республикада күрсәтелмәгән фильмнарны сайлап алалар, дип яза "Татар-Информ" МА. Искәртеп узабыз, «823 километр» фильмы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар») республика дәүләт программасы кысаларында төшерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|