|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2023 Криминал
Прокуратура Алабуга картлар йортын үлгәннәрнең мирас хокукларын бозган өчен судка биргәнПрокуратура психик тайпылышлы гражданнар өчен Алабуга йорт-интернаты белән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын тикшерде. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә, дип яза Татар-информ. Тикшерү барышында ачыкланганча, варислары булмаган биредә яшәгән кешеләрнең милке Россия бюджетына күчерелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка 9 дәгъва гаризасы җибәрелгән, шуларның 6сы суд тарафыннан канәгатьләндерелгән, ә тагын 3се карауда.
Моннан тыш, учреждение җитәкчеләренә хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында тәкъдимнәр кертелде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|