|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2023 Язмыш
Ярдәм итә алмадык. Зәй районында яшәүче Гөлнара Йосыпова вафатЗәй районының Кушъелга авылында гомер итүче 44 яшьлек Гөлнара Йосыпова вафат булды. Бу хакта аның апасы Венера хәбәр итте. Туганнарының Гөлнараны бик тә терелтәселәре килде. Кая гына йөртмәделәр, нинди генә дәвалану алмадылар. Башта табиблар диагноз куя алмыйча аптырады, инде хәзер даруларын тапкач, дәвалана башлагач, Гөлнара арабыздан китеп барды.
Венера белән гел аралашып тордык. Ул сеңлесенең бераз уңайлануын әйткән иде. Шушы көннәрдә генә алар хастаханәдән өйнең диварлары да дәвалый дип авылга кайтканнар иде. Тернәкләндерү үзәгенә дә барасылар иде. Гөлнарага бик кыйммәтле дарулар да алдылар.Тик кызганыч, Гөлнарага ярдәм итеп булмады.
Гөлнараның ире тол, өч баласы ятим калды. Олысына – 23, иң кечесенә 10 гына яшь әле. Әнә шул нәние, әнине яшәтәсем килә, дип бик өзгәләнә иде. Йосыповлар гаиләсенә, Гөлнараның барлык якыннарына сабырлык телибез.
Кушъелга авыл халкына үз исеменнән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Гөлнарага ярдәм итик әле дип алар үзләре редакция хәбәр биргәннәр иде. Авылдашларын терелтәселәре килеп, зур суммадда акча да җыйганнарын беләм. Бик бердәм, тату авыл дип күңелгә кереп калды. Моннан соң да, авыр чакта ярдәмләшеп, шатлыклары бүлешеп яшәгез.
Гөлнараның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|