поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2023 Җәмгыять

Арчада Фатих Сибагатуллин каберенә һәйкәл куйдылар (ФОТО)

Арча районының Апаз авылында Арча районының Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, Россия Дәүләт Думасының депутаты, күп санлы фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы, легендар шәхес Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин каберенә һәйкәл куелды.

Чарада республика җитәкчеләре, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары, авыл халкы, Фатих Сибагатуллинның гаиләсе катнашты. 
 
"Фатих Сәүбәнович белән без авылдашлар, аралашып яшәдек. Бүген республикабыз, районыбыз, авылыбызның күренекле шәхесен искә алабыз. Халкыбыз, милләтебез өчен бик күп эшләр башкарган бөек кеше. Тормыш юлын төрлечә үтеп була, Фатих Сәүбәновичның тормышы, хезмәт юлы күпләр өчен үрнәк булырлык", - диде Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.
 
Фатих Сәүбәновичның тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина искә алу чарасына җыелган һәркемгә рәхмәтен җиткерде. 
"Әлеге һәйкәл Мәскәүдә республикабыз җитәкчеләре ярдәме белән эшләнде. Тормыш иптәшемнең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллинга рәхмәт. Фатих Сәүбәнович һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәр, аның хезмәтен балалары лаеклы дәвам итәр", - диде ул.
 
 
Арча имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин Фатих Сибагатуллинның рухы тыныч булуын, укыган догаларның аңа барып ирешүен теләде. 
Сәясәтчене бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аның хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 
 
Рәсми чыгышлардан соң, искә алу чарасы Апаз мәдәният йортында "Җир йөзендә кылынган игелек җир йөзендә кала" дип исемләнгән кичә белән дәвам итте. Сәхнәдән Фатих Сибагатуллинның тормыш, хезмәт юлы хакында истәлекләр яңгырады. 
 
"Фатих Сәүбәнович хакында күп сөйләргә мөмкин. Олы йөрәкле, киң күңелле шәхес иде. Аның бөтен гомере, хезмәте халык белән узды. Аграр тармак үсеше өчен бик күп хезмәт итте. Тарих, милләт язмышы хакында фәнни китаплар язды. Экологик мәсьәләләрне хәл итүгә күп көч куйды. Аның планнары һәрвакыт зурдан булды, Рәсәй күләмендә эшләргә алына иде. Атчылык өлкәсен яратты. Ат чабышларын кызыксынып күзәтте, чабышларда һәрвакыт алгы рәттә утырыр иде. Аның арабыздан иртә китүе республикабыз өчен зур югалту булды", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
 
Фатих Сибагатуллинның туган авылы өчен эшләгән изге гамәлләрен, башкарган эшләрен авылдашлары рәхмәт әйтеп искә алды. 
 
"Авыл уртасындагы күпер Фатих Сәүбәнович ярдәме белән сафка басты, мәктәп төзелешенә дә зур өлеш кертте. Авыл башындагы зиратны койма белән әйләндертеп алуны оештырды, иман нуры иңдереп торган мәчетне дә ул төзетте", - диде Ринат Садыйков. 
 

Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 
1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була. 
1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
 
 

Ләйлә ХӘКИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»