поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2023 Киңәш-табыш

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Сырганак җимешләре депрессиягә каршы табигый дару»

Елның суык фасылы җитүгә, организмга витаминнар һәм микроэлементлар җитми башлый. Аларның төп чыганакларыннан берсе – сырганак. Ул гүя көзнең чып-чын бүләге: күңел төшенкелеккә бирелеп, иммунитетыбыз йомшара барган бер мәлдә өлгереп җитә.

Күз явын алырдай сап-сары вак җимешләре чәнечкеле куак ботакларын сырып алганлыктан, исеме дә – сырганак. Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова көзнең сихәтле алтыны турында сөйләде.
 
Файдалы үзенчәлекләре
 
– Сырганак җимешләре һәм кайрысы депрессиягә каршы табигый дару булып тора, Кайрысын, чәй кебек, пешереп, күңел төшенкелеге биләп алган чакларда эчәләр. Анда бәхет гормоны – серотонин бар. Кәефне күтәрү өчен шоколад-кәнфиткә үрелгәнче, шундый чәй эчеп җибәрүең күпкә файдалырак.
 
Ә инде җимешендә С витамины цитрус җимешләрендәгегә караганда 10–12 тапкыр күбрәк! Гомумән, дөньяда витаминнарга иң бай җимеш бу. Шуңа күрә  сырганактан яраларны төзәтү өчен мазь, крем, дарулар, матурлык һәм яшьлекне саклаучы косметика әйберләре җитештерәләр. «Согы исә йогышлы авырулардан саклый, иммунитетны ныгыта», – ди Фирая ханым.
 
Сырганак мае
 
Холестеринны «эретүче» фосфолипид дигән матдәгә бай ул. Дәвачы әйтүенчә,  майны даими кулланганда, организмнан зарарлы матдәләр чыгарыла, тромблар куркынычы кими. Бер ай дәвамында ашарга ярты сәгать кала иртән һәм кичен 1әр чәй кашыгы күләмендә маен кабып кую организмда уңай үзгәрешләр барлыкка китерә.
 
Ничек сайларга?
 
Сыйфатлы май кызгылт-сары – әфлисун төсендә һәм куе була. Этикеткасында каротиноидлар күләме кимендә 180 мг/100 г дигән саннар белән күрсәтелергә тиеш. Юкса башка үсемлек майлары кушылган яки сырганак орлыклары сыгынтысыннан гына ясалган дигән сүз. Мондый май ачыграк төстә, саргылт була. Бөкесен ачканнан соң суыткычта сакларга кирәк. Беткәннән беткәнгә генә сатып алуың хәерле. Чөнки һава кергәч, яраклылык вакыты кими.
 
Бер кашык дегет
 
Фирая Захарова басым ясап әйткәнчә, ничек кенә файдалы булмасын, сырганакны ашказаны асты бизе, бавыр авырулары, бөерләрдә таш булганда куллану киңәш ителми. Чөнки ул ашказанында кислота микъдарын арттыра. Ә инде согы кан басымын төшерә. Шуңа күрә аны кан басымы түбән булган кешеләргә эчәргә ярамый.
 
Кайберәүләрнең организмына килешмәсә дә, табиблар, дәвачылар аның файдасы турында сөйләп туя алмый. Тарихка күз салсак, борынгы греклар сырганакны «ялтырап торган ат» дип йөрткән. Олимпия уеннары алдыннан атларны сырганак диетасына утыртуга бәйле икән бу. Сырганак ашаганнан соң чабышкыларның кыллары ялтырап торган, үзләре җитезрәк һәм чыдамракка әйләнгән. Шуңа күрә Фирая ханым сырганактан йөз чөермәскә һәм сәламәт булырга киңәш итә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»