|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2023 Җәмгыять
Шәрә укытучы аркасында балалар дәваханәсен эвакуацияләгәннәрЮжно-Сахалинск шәһәренең Емельянов урамында урнашкан балалар дәваханәсен үзен Аллаһ дип уйлаган шәрә укытучы аркасында эвакуацияләргә туры килгән. Дәваханә бинасыннан 500 кешене чыгарганнар. Бу хакта Mash Amur Телеграм-каналы хәбәр итә. Басма язуынча, анадан тума ялангач ир мәктәп укучылары медицина комиссиясе үткән вакытта дәваханәгә килеп кергән. Бу вакытта әниләр балалары белән табибка чиратта утырган. Аналар сүзләренчә, ир өлкән сыйныф укучылары белән янәшә утырган да, сез ялчылар, ә мин Аллаһ илчесе дип кычкыра башлаган.
Соңыннан шәрә ир урамга чыкан. Бу вакытта табиблар коткаручыларны һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Үзен Аллаһ дип кычкырып йөргән адәм Южно-Сахалинск шәһәренең 26 санлы мәктәбендә эшләүче 27 яшьлек укытучы булып чыккан. Mash Amur язуынча, ул балаларны поликлиникага алып килгән дә, бераздан ялангач тамаша оештырган.
Соңрак ирне әнисе яшәгән фатирда тапканнар. Аны психиатрия экспертизасына озатканнар.
Фото: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|