поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2023 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов: «Шуны оялмыйча, ир-ат башы белән, мескенләнеп халыкка чыгарып селки…»

Уйлап карасаң, ул кадәр күп вакыт та үтмәгән. Әле кайчан гына артистка, укытучы кебек үк, ышану бар иде. Алар халыктан өстәрәк тоела, ихтирам да, игътибар да зур иде. Күз ачып йомган арада күтәртмәдәге (хәзер сәхнә дип әйтәсе дә килми инде) хәлләр үзгәрде дә куйды.

Иҗат арткы планга күчте, мөнәсәбәтләр алга чыкты. Ике артистның җыр бүлешүе гадәти хәл кебек кабул ителә башлагач, яңа «фишка» таптылар. Халыкка күрсәтеп, зур реклама кампанияләренә әйләндереп, аерылыша-кавыша башладылар.
 
Баштарак җырчыны җыры аша таныйлар иде. Шәхсән миңа, Салават концерт куя, диcәләр, «Абый, абый, Салават абый…» дип сузып җибәрәсе килә, «Салкын чәе», «Уфтанма»сы, «Сандугач керде күңелгә»се искә төшә. Зөлфәт Хәким, дисәң – «Нәрсә булды сиңа бүген?», Хәмдүнә, дисәң – «Җомга», Зәйнәп дисәң, Зөфәре белән җырлаган «Ак майларда ак вәгъдәләр»е искә төшә. Тавышларын да, кыяфәтләрен дә, җырларын да, үзләрен дә бутый торган түгел. Хәзер бар да бер-берсенә охшап бара. Ясалма ирен, ясалма күкрәк, ясалма көчәйтелгән тавыш, ясалма мөнәсәбәтләр…
 
Ярый әле, бу дөрес хәл түгел, дип әйтүчеләр бар. Күп түгел инде алар, алай да бар. Юкса, тормыш та ясалма тоела башламагае, дим. Эстрада профессоры Салават Фәтхетдинов, әнә, андый «пиар»ны үзенә дә тәкъдим иттеләр ди:
 
– Дөрес юл түгел бу. «Кара пиар» безнең милләткә килешле нәрсә түгел, башкалар артыннан куып, үз асылыбызны югалтырга ярамый. Кызганыч хәлләр. Телебез – татар, динебез ислам булгач, ә бездә халыкның дингә йөз белән борылган чагы, гаилә эчендәге хәлләрне халыкка чыгарып селкергә кирәкми. Димәк, ул кешенең үз фикере юк. Бу – беренчедән, күзгә карап алдашу, икенчедән, ирлегеңне түбән төшерү. Әле бит: «Нишлим, дуслар?» – дип, аптырап язып утыралар. Синең аерылганыңда яки кушылганыңда минем ни эшем бар? Минем үз гаиләм бар, үз мәшәкатьләрем җитәрлек. Шуны оялмыйча, ир-ат башы белән, мескенләнеп халыкка чыгарып селки. Миңа да тәкъдим иттеләр: популярлыкка ярдәм итә, кирәк, диделәр. Андый популярлык төн чыкканчы бетә ул. Ә мондый арзанлы адымга баручылар – динен, денен югалтучылар.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»