поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2023 Дин

Хәтта намаз укучы мөселманнар арасында да аерылышучы гаиләләр бар

Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәннең «Рум» сүрәсенең 21нче аятендә әйтә: «Аның (Аллаһның кодрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһ) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны (хатын-кызларны) яратты, арагызга ярату һәм рәхимлелек булдырды. Чынлыкта бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!»

Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә ир кешенең пары – хатын-кызны барлыкка китерүе турында хәбәр итә. Аллаһ Тәгалә ир кешегә парны җеннәр, хайваннар арасыннан сайламады, ә үзе кебек үк булган, аңа охшаган парны – хатын-кызны барлыкка китерде.
 
Әгәр кеше: «Аллаһ Тәгалә ни өчен хатын-кызны бу дөньяга барлыкка китерде икән?» – дип сораса, җавапны белү өчен аятьнең дәвамын укырга кирәк. Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә хатын-кызны ир кешенең күңеле тынычлык тапсын өчен яратты. Бу дөньяда ир-атның күңеле акчадан да, яхшы эштән дә, спорт белән шөгыльләнүдән дә тулысынча тынычлык таба алмый, бары тик хәләл юл белән гаилә корып, хатын-кыз аркылы гына таба ала. Кеше яшәүнең мәгънәсен дә бары тик никахлы гаилә корып һәм балалар үстереп кенә аңлый ала. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә бу дөньяга хатын-кызларны Үзенең Рәхмәте белән без, ирләр өчен яраткан.
 
Бу дөньяда бөтен гаилә дә бәхетле булу өчен корыла. Ләкин аларның бөтенесе дә бәхетле булып чыкмый. Ир белән хатын гаилә корып берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң аерылалар. Бүген хәтта намаз укучы, ураза тотучы мөселманнар арасында да мондый хәл күзәтелә. Ни өчен гаиләләр таркала? Моның төбендә нинди сәбәпләр ята?
 
Гаиләләр таркалуның төп сәбәбе: ир белән хатынның Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с) сөннәте белән гамәл кылмавына әйләнеп кайта. Ир белән хатын үз вазифаларын Аллаһ кушканча һәм Мөхәммәд (с.г.с) өйрәтеп калдырганча үтәмиләр. Кайбер вакытта ир дә, хатын да мәдрәсә яки башка дини уку йорты тәмамлаган, ләкин аларның гаиләләре ни өчендер таркала? Моның төп сәбәбе: гаиләдәге бәхәсне Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.с) күрсәткәнчә түгел, ә динсез әти-әниләренең бер-берсенә карата тупас мөгамәләләрен һәм ызгыш-талашларын күреп, аларча хәл итүгә бәйләнгән. Яңа гына гаилә корып җибәргән яшьләр динсез әти-әниләренең бер-берсенә карата мөгамәләсен, араларында туган бәхәсләрне ничек чишкәннәрен күреп үсә һәм шуны үз гаилә тормышларында да куллана. Кечкенәдән күреп үскән һәм күңелгә сеңгән динсез тәрбия биш-алты ел мәдрәсәдә укып кына яхшы якка үзгәрми. Бу яшьләрнең мәдрәсәдә өйрәнгән белемнәре зиһеннәрендә бер мәгълүмат буларак кына саклана, ә тормышта кулланылмый. Гаиләдә туган бәхәсләрне хәл иткәндә өстенлекне хискә түгел, ә Аллаһның дини күрсәтмәләренә бирергә кирәк. Шуңа күрә ир белән хатын бәхетле яшиселәре килсә, иң беренче чиратта, Коръәнгә һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең сөннәтенә кайтырга тиеш.
 
Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын, беренче чиратта, үзләренең гаиләдәге вазифаларын һәм хакларын яхшы белергә тиеш. Аллаһ Тәгалә ир белән хатын турында, аларның вазифалары һәм хаклары турында Коръәндә безгә ачыктан-ачык аңлата.
 
Һәр дәүләтнең, оешманың җитәкчесе булган кебек гаиләнең дә җитәкчесе бар. Аллаһ Тәгалә ул җитәкчелекне ир кеше өстенә йөкләгән. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр. Чөнки Аллаһ Тәгалә ирләрне хатыннардан акыл, көч-куәт, гыйлем ягыннан өстен кылды һәм алар үз байлыкларыннан хатыннарына сарыф итәләр» (Хатыннар – 34).
 
Аллаһ Тәгаләнең ир кешене гаилә башлыгы һәм хатыннар өстеннән идарә итүче итеп билгеләве юкка гына түгел. Монда бик зур хикмәт яшеренеп ята. Бу турыда Аллаһ Тәгалә алда китерелгән аятьнең дәвамында аңлатты. Шуның беренчесе, ир кешенең физик яктан, акыл ягыннан һәм авыр вазифаларны башкарып чыгу ягыннан хатын-кызга караганда өстенрәк булуы. Икенчедән, ир кешенең акча эшләү мөмкинлеге хатын-кызга караганда күбрәк. Шуңа күрә дә гаиләне матди яктан тәэмин итүне Аллаһ Тәгалә ир-ат өстенә йөкләде. Алда санап кителгән сәбәпләр аркасында Аллаһ Тәгалә гаилә белән җитәкчелекне ир кешегә тапшырды.
 
 Гаиләне алып бару җиңел эш түгел, ул Аллаһның сакларга биргән әманәте. Бу әманәт турында Аллаһ Тәгалә ир кешедән Кыямәт көнендә дә сораячак. Ир кешенең хатыны өстеннән җитәкче булуы аннан көләргә, мыскыл итәргә һәм аны җәберләп яшәргә рөхсәт бирми. Аллаһ Тәгалә ирнең хатынына карата мөгамәләсе һәм мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеге турында да Коръәндә аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Алар белән (шәригатьтә һәм гореф-гадәттә) күрсәтелгән рәвештә (яхшы мөнәсәбәттә булып, хакларын үтәп) мөгамәлә кылыгыз. Әгәр дә сез аларны яратып бетермәсәгез (хатыннарыгызга карата сабыр итегез), бәлки сез нәрсәне дә булса яратып бетермисездер, ә Аллаһ анда (ягъни хатыннарыгызга сабыр итеп яшәүдә) сезнең өчен бик күп хәерле нәрсә булдыра» (Нисә – 19).
 
Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә хатыннарының кайбер гадәтләрен һәм холыкларын яратып бетермәгән ирләргә хатыннары белән аерылмыйча сабыр итеп яшәргә киңәш бирә. Чөнки әгәр дә ир кеше хатынының тискәре холкына һәм сыйфатларына сабыр итеп яшәсә, Аллаһ Тәгалә аларның арасын яхшыртырга мөмкин.
 
Тәфсир галимнәре аятьтәге «ә Аллаһ анда (хатыннарыгызга сабыр итеп яшәүдә) бик күп хәерле нәрсә булдыра» дигән җөмләне шундый мәгънәдә аңлаталар: яки Аллаһ Тәгалә ире яратып бетермәгән хатынның холкын яхшырта һәм аны ире ярата башлый, яки Аллаһ Тәгалә аларга бик акыллы, тәрбияле, тәүфыйклы, иманлы бала бирә. Шул сәбәпле аларның аралары яхшыра.
 
Имам әл-Куртуби тәфсирендә бу аятькә бәйле бер хикәя китерелә: «Элекке вакытта Әбү Мөхәммәд ибн Әбү Зәйд исемле бер зур галим яши. Аның начар холыклы бер хатыны була. Ул хатын аның хокукларын үтәми, саннамый, теле белән аңа теләсә нәрсә әйтә. Ләкин ул хатынына сабыр итеп яши. Кешеләр бу галимгә: «Ни өчен андый начар хатын белән яшисең?» – дип әйтә торган була. Әлеге галим әйтә: «Аллаһ Тәгалә инде миңа сәламәтлек, гыйлем һәм хезмәтчеләр рәвешендә бик күп нигъмәтләр бирде. Бәлки, бу хатын миңа гөнаһым өчен җәза буларак җибәрелгәндер. Шуңа күрә мин аңа караганда да катырак җәза килүдән куркып, аны аермыйм».
 
Гали (р.г)дән хәбәр ителә: Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Сезнең иң хәерлеләрегез хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганы, ә сезнең арагызда хатынына карата иң хәерле мөнәсәбәттә булучы кеше ул – мин» (Ибн Гәсәкир).
 
Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәрнең гаиләсенә карата мөнәсәбәтен карасак, ул үз хатыннарына карата һәрвакытта да йомшак мөгамәләдә булды, Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с) алар белән шаяра, күңелләрен күтәрә, матди яктан кирәгенчә тәэмин итә, һәр көнне төн уздыра торган хатыны өендә бөтен хатыннары белән бергә җыелып кичке ашны ашый, ястү намазын укыгач йокларга ятар алдыннан гаиләсе белән бераз сөйләшеп утыра, хәтта ул Гайшә исемле хатыны белән буш вакытта йөгерә яки йөгерүдә узыша-ярыша иде.
 
Коръәндә безгә Аллаһ Тәгалә шулай ук хатыннарның ирләренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында да аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Яхшы хатыннар – алар Аллаһка һәм ирләренә буйсына, Аллаһ Тәгалә сакларга кушкан яшерен нәрсәне (үзләрен зина кылудан, иренең байлыгын) саклыйлар» (Нисә – 34).
 
Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә хәерле, яхшы хатын-кызларга билгеләмә бирә. Хәерле хатын булу өчен, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга ягъни биш вакыт намаз укырга, Рамазан аенда утыз көн ураза тотарга, хәрам ризыклардан тыелып хәләл ризыклар гына ашарга һәм ирне саннап, аңа итәгатьле булып, түбәнчелек күрсәтеп яшәргә, үзен иренә хыянәт итүдән ягъни башка ирләр белән чуалып зина кылудан сакларга һәм ирнең акчасын, байлыгын әрәм-шәрәм итмичә тота белергә тиеш. Шушы шартлар үтәлгән очракта хатын-кыз яхшы, хәерле хатын исеменә лаек була ала.
 
Кайбер очракларда гаиләләр хатын-кыз ирен саннап яшәмәгәнлектән таркала. Ир кеше хатыны саннамаганга, ихтирам итмәгәнгә күрә кимсенеп яши, ә ахыр чиктә аерылырга мәҗбүр була. Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә хатын-кызның җәннәткә керүен ирне саннап, хөрмәт итеп һәм аңа буйсынып яшәүгә бәйләп куйган. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Әгәр дә хатын-кыз биш вакыт намазын укыса, Рамазан аенда ураза тотса, җенес әгъзасын зинадан сакласа һәм иренә буйсынса, аңа җәннәткә үзең теләгән ишектән кер дип әйтәләр» (Ибн Хиббән).
 
Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) бер хатыннан: «Синең ирең бармы?» – дип сорый. Бу хатын: «Әйе, бар», – ди. «Ә ул синнән ризамы соң?» – ди Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр. Бу хатын әйтә: «Әгәр мин нәрсәне дә булса эшли белмәсәм, ул миңа ачулана», – ди. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с): «Иреңә карата игътибарлырак бул! Чөнки ул синең җәһәннәмең һәм җәннәтең», – ди (Әхмәд).
 
Җәбир ибн Габдилләһтән бер хәдис китерелә: «Мөхәммәд (с.г.с) Гарафәт үзәнендә хөтбә укыганда шундый сүзләр әйтте: «Хатыннарга карата Аллаһның газабыннан сакланыгыз. Дөреслектә, сез аларны үзегезгә Аллаһтан әманәт (сакларга бирелгән нәрсә. Мөхәммәд (с.г.с) хатын-кызны бу хәдистә сакларга бирелгән нәрсә – әманәт белән чагыштыра) буларак алдыгыз һәм Аллаһның сүзе белән әгъзаларын үзегезгә хәләл кылдыгыз. Аларның сезгә карата үтәргә тиешле бурычлары: сез яратмаган бер кешене дә өйгә кертергә тиеш түгелләр. Әгәр дә кертсәләр, аларга авырттырмыйча сугыгыз. Сезнең өстә бурыч булып, аларны җитәрлек дәрәҗәдә ризык һәм кием белән тәэмин итү тора» (Мөслим №1218).
 
Аллаһ Тәгалә гаиләләребезгә бәхет иңдереп, гаилә тормышында туган сорауларны һәм аңлашылмаучанлыкларны Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с) сөннәте нигезендә хәл итәргә ярдәм итсен!
 
Алмаз хәзрәт Сафин.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»