|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2023 Җәмгыять
Яңа елдан пенсионерларга 20 мең сум өстәләчәк: бу көтелгәннән күбрәкРоссия пенсионерларын өстәмә түләү булачагы турындагы хәбәр сөендерде. Бер ел эчендә өлкән яшьтәгеләр хәзерге пенсиягә өстәп 20 мең сум акча алачак, дип яза PRIMPRESS. 2024 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен арттырачаклар. Өстәмә күләм инфляция дәрәҗәсенә бәйле булачак, ул киләсе елда 7,5 процент тәшкил итәчәк. Әйтик, гыйнвар аеннан россиялеләрнең пенсияләре аена уртача 1631 сумга артачак, ә бер ел эчендә әлеге өстәмә 20 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Әмма мондый "бүләккә" эшләмәгән гражданнар гына өмет итә ала.
Ә инде 2025 елдан Россиядә пенсияләрне индексацияләү елына ике тапкыр башкарылачак: февраль һәм апрель айларында.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|