поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2023 Җәмгыять

Гөлнур Гатина: «Бер минутны да исраф итмим»

Чистай районының Татар Баганалысы авылы музеена килеп керсәк, берәү җырлый-җырлый йон эрләп утыра. «Безнең Гөлнур апа кебек кеше дөньяда юктыр. Бөтерчектән бер дә ким түгел ул», – дип таныштырдылар мәдәният йортында эшләүче кызлар.

Җитешмәгән җире юк
 
Җитмеш яшьлек җырчы апа белән без дә якыннанрак таныштык. Чыннан да бик өлгер апа булып чыкты ул.  Менә инде ун ел мәчеттә белем бирә икән. Кырыклап шәкерте бар. Үзе авылда нинди вакыйга булса, шунда йөгерә: мәет булса да, бәби туса да, авырып китсәләр дә һич кенә дә Гөлнур апасыз булмый. Музейда җырлап утыруы да юктан гына түгел.  Беренчедән, ул җыр-биюгә бик оста. Мәдәният йортында оештырылган ансамбльдә дә җырлый. Икенчедән, шунда ук кул эшләре түгәрәген җитәкли. «Искиткеч оста, чигү алымнарын да бик шәп өйрәтә, бәйләүне дә. Чистай Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да Гөлнур  апа чиккән кулъяулыкны бүләк иттек. Күргәзмәгә куелган курчакларга кадәр киемнәрне  үзе тегә, бер дә иренеп тормый», – диеште кызлар.
 
Үзе сөйләгәннәрдән дә тынгысыз икәнлеге күренеп тора Гөлнур апаның.
 
– Бер минутымны да исраф итәргә яратмыйм.  Кечкенәдән шулай өйрәнгән инде.  Әти-әниләрем гади кешеләр булса да, бик уңган, булган, кунакчыл, шат күңеллеләр иде. Мәктәптә дә бик актив булдым. Отряд, дружина советы председателе булып та эшләдем.  Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмәгә кибетчелеккә укырга киткән идем. Өйдә җиде бала калды. Миннән соң да дүртәү бит әле. Бик авыр яшәүләрен күрдем дә, аларның өлешенә керәм инде, дип уйланып йөри торгач, түзә алмадым, кайтып, колхозга сыер савучы булып эшкә урнаштым. Әти фермада хайван карый, әни терлек симертә, апам сыер сава, абыем – көтүче. Тормышны бергәләп тарттык.  Ул вакытта миңа нибары 15 яшь иде.  Улакка буем җитми, бармакларым кечкенә. Кул белән 16 сыер савасы. Тешемне кысып булса да түздем, бирешмәдем. Тик барыбер кыенга туры килде инде: биш елдан соң авырып киттем. Әмма авылдан китү турында уйлап та карамадым.  Табиблар, җиңел эш кирәк, дигәч, клубка, декрет ялына киткән кеше урынына сәнгать җитәкчесе булып урнаштым. Бәхетемне дә шушы авылда таптым.  Моннан нәкъ 50 ел элек Рудаль исемле егет белән тормыш корып җибәрдек. Шул вакытта балалар бакчасына няня итеп куйдылар. Аннан үземнең бер-бер артлы өч улым туды. Эштән китеп торырга туры килде.  Балалар үсә башлагач, төрле эшкә йөри башладым. Идән дә юдым, пешекче дә булдым, тәрбияче дә, сатучы да… 1984 елда авылда трикотаж фабрикасының филиалын ачканнар иде. Шунда тегүче булып урнаштым. Тәҗрибәм бар иде. Өченче сыйныфта чакта ук шәл кырыйлары, оекбашлар  бәйли идем…
 
Нәкъ әкияттәгечә,  өч егет үстерәләр Рудаль абый белән Гөлнур апа.  Өчесе дә армиядә хезмәт итәләр. Өчесе дә хәрби конфликтларда катнашалар. Айрат белән Айнур – Чечняда, Айдар – Абхазиядә.  Айдар белән Айрат  гаилә корганнар, балалар үстерәләр. Тик менә Айнурлары гына, йөрәкләрен яралап, бакыйлыкка күчкән. Контузиядән соң тернәкләнеп китә алмаган.  Бүген  бу гаиләнең җиде оныгы бар.  Киленнәрдән дә бик канәгать алар. «Бик әйбәтләр», – дип сөенә Гөлнур апа. Барысына да бәрәкәтле тормыш тели.
 
Омтылыш
 
– Гөлнур апа –  барыбыз өчен дә үрнәк, – диләр авылдашлары.  – Җитешмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Өе дә  пөхтә, һәр почмагы ялт итеп тора. Аның кебек кеше булмас…
 
Авылдашлар мактый, ә минем башымда гел бер сорау әйләнә: ни өчен берәүләр кечкенә генә әйберләрдән тәм табып яши, икенчеләрнең зарланудан башы чыкмый. Сөйләшеп утыра торгач, җавап та таптым кебек. Гөлнур апа нәрсәдер эшләргә, булдырырга, җиренә җиткерергә омтылып яши. Омтылыш дигән хис көчле анда.   Шул хис аңа яшәргә көч бирә. Бу аның һәр гамәленнән, кешеләргә, күренешләргә булган мөнәсәбәтеннән сизелеп тора.
 
– Әти-әнием вафат булгач, нигезебез какшый башлады. Бик эчем пошты инде. Әнием дә төшкә керде. Келәт почмагына баскан да: «Нигезне бетермәгез, тергезегез», – ди. Түзмәдем, яңарттым да Коръән укыттым.  Туганнарым кайтса да, башта нигезебезгә юнәләбез. Бик рәхәт, җылы учак кебек ул. Йөз еллык нигез инде ул. Бер дә чит кешеләр кертәсе килми. Һәр ел саен мәҗлес җыям, туганнарымны чакырам. Ата-ана нигезе яшәргә дәрт бирә.
 
– Уку теләге көчле иде. Вакытында мөмкинлек булмаса да, тора-бара барыбер җаен таптым. 35 яшемдә  Лаеш техникумына читтән торып укырга кердем.  Мәктәптә лаборант булып эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым.  Дин белеме дә аласым килде.  Чистайга киттем дә башта бер мәчеткә кердем, анысында барып чыкмады. Икенчесендә бик матур каршы алдылар. Теләгең булса, кил, диделәр. Читтән торып укып чыктым. Шулвакыт бер дус кызым: «Әйдә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кер», – дип тәкъдим итте. Иремә дөресен әйтергә яхшысынмадым. «Срочно Казанга барасым бар иде», – дип, чыгып киттем. Уку йортына  кереп үк кайттым. Шөкер, ирем каршы килмәде.   Тәмамлап чыктым шулай. Әмма гыйлемле булу теләге һич кенә дә сүрелмәде. Авыл имамы белән сөйләшкәч, ул Ислам институтына керергә тәкъдим итте. Быел гына имтиханнар бирдем. Укып йөрим.
 
– Истәлекләр, шигырьләр язарга яратам. Кайгылы вакытларда бәетләр язам. Киленем вафат булгач, Чистайга бала карарга бардым. Идәнгә яттым да бер төн эчендә бөтен тормыш мизгелләрен искә алып чыктым. «Әни, сава торган сыерыңны бетереп булса да, мине кара инде. Картайгач, үзеңне карармын», – дигән иде җанашым. Шулай эшләдем дә. Тик алып калып кына булмады.
 
– Балалар сугышка киткәнне беркемгә дә әйтмәдем. Бервакыт шулай чәй эчеп утырабыз. Мәктәп завучы: «И, бу баланың эчендә ут яна бит. Балалары сугышта бит моның», – ди. «Безнең язмышка беркем дә гаепле түгел. Малайларым үзләре шулай теләделәр», – дидем.
 
– Шөкер, җитмештә дә йөгереп йөрим. Кешеләрне яратам, ярдәм кулы сузудан тайчанмыйм. Шуның әҗере дип уйлыйм.
 
Чәчәкләр үстерергә дә ярата икән Гөлнур апа. Яшәгән йорты да, туган нигезе дә, мәдәният йорты бакчасы да аның куллары белән шау чәчәккә  күмелгән. Омтылыш хисе шундый бит ул: эш-гамәлләрне дә, белемне дә, гыйлемне дә, матурлыкны да үз итә.
 
Фәния Әхмәтҗанова
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»