поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2023 Язмыш

«Бәхетләре озакка бармады шул»

27-28 октябрь көннәрендә Яңгулдан Әсхәт Гыйззәтуллин һәм Чепья егете Рафаэль Галимуллин, Поркөтәш егете Владимир Лаврентьевны, ә 31 октябрь көнне Норма егете Фәнзил Шакиров, Балтачтан Эдуард Петровны соңгы юлга озатты балтачлылар. Һәммә кеше елады, кайгырды.

“Язмышларыбыз күктә язылган”
Рафаэль Галимуллинның тормыш иптәше Таңсылу белән күз яшьләре аша сөйләштек. Әле яңа гына кавышып, бәхетле тормыш корырга хыялланган парның юллары шулай аерылыр дип кем уйлаган бит. Таңсылуның бүгенге хәсрәтен уртаклашмаган кеше юк. Рафаэль белән бер-берсенә авыр сүз белән эндәшмәгән, кырын караш ташламаган алар. 
 
- Аның белән очраклы таныштык, ул мобилизациягә эләгеп ЭКСПОга китәргә җыена. Мин эшләгән банкка пенсия мәсьәләсе буенча кергән иде, — ди Таңсылу. - Шаяртты, миннән телефон номерымны сорады. Бер белмәгән кешегә әйтмим, дип каршы төштем. Дусты аша сораттырган. Ә Илнар миннән рөхсәт алгач, аңа җибәргән. Шуннан Рафаэль шалтырата башлады. Мин дә ялгыз. Гыйнвар аеннан бирле гел аралашып тордык. 6 июньдә ялга кайтты, китәр алдыннан гына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әкияттәге сыман инде бу.
 
Язмышлар күктә язылса, кем белә. Кырык яшьтән ялгыз яшәп, икесенең дә ялгызлык утында янудан туйган мәлләре. Рафаэль оялчан булуы аркасында, өлкәнәя барганда ялгыз булган. Кулыннан эш килгәне күренеп тора, йорт-ихатасы төзек, бар җире тәртиптә.

"Минем дә улым булсын”
- 16 июнь көнне ЗАГСка барып гариза яздык, - ди Таңсылу. - Никах укыттык, язылыштык. Кавышып 3 көн үткәннән соң махсус хәрби операция зонасына китте. Посылкалар җибәрдем, сөйләшеп тора идек. Сентябрьдә ялга кайтты. 1 октябрьдә китте. 21 көн рәхәттә яшәп калдык. Рафаэлем йөгерә-йөгерә, уңганнарча табын әзерли. Шунда ук салат турый, үзе шул арада шаяртып та куя. Көлә-шаяра табын әзерлибез. Яшәгән дәвердә аның олы йөрәкле, киң күңелле булуына шаккаттым. 16 яшьлек улым бар. Ул Рафаэльгә беренче күрүдә үк "әти" дип эндәште. Бик якын аралаштылар, бер-берсен шундый яраттылар. Рафаэль аңа "улым" дип кенә торды. "Минем дә улым булсын", дип улымны үз исеменә яздыртты. Миннән башка утырып чәй дә эчми хәтта. "Чәй ясадым, әйдә, бергә чәй эчәбез", ди. Кулда гына күтәреп йөртми иде инде. Гаилә тормышыбыз "без" сүзеннән башланды. "Хатын, гаиләдә "без" сүзе генә бар, аерым-аерым гына юк", дип еш кабатлады. Әниемә дә әби дип түгел, ә яратып, хөрмәт итеп "әни" дип эндәште. Әнием беравык сүзсез дә калды.
 
Уңган-булган Рафаэль хәләленә берни эшләргә дә бирмәгән. «Син янымда булсаң, шул җитә», – дип, Таңсылуны ял иттереп, үзе савыт-сабасын да, идәнен дә юып куя, үсемлекләргә су да сибә торган булган.
 
- Бергә кушылганнан бирле "җаным" дип әйтеп торды. МХОга аңа посылка салырга җыенам. Аннан ниләр кирәк дип төпченәм, анда һәр нәрсә тансык бит инде. Үзе турында ләм-мим, иң әүвәл башка егетләр турында кайгырта. "Теге малайга шул әйбер кирәк иде", ди. Азыкмы, кием-салыммы – гел хезмәттәшләре турында борчылды. Бер тапкырында мандариннар җибәрдем. "Матурым, бик зур рәхмәт сиңа, мин аларны бөтен кешегә өләшеп чыктым. Яңа ел төсмере кертте", дип балаларча куанды җаным. Кемгәдер посылка килә, ә икенчеләренә юк. Төрле кеше бар бит. Монда да ул урам песиләренә чаклы азык чыгарып бирә иде. Бөтен яктан килешле булды, таныш-белешләренең, күрше-күлән балаларына кибеттән тәм-томнар алып өләшә. "Булдыра алам икән, ник сыйламаска", дия иде җаным.
 
“Мондый ир булмас”
Рафаэль әти-әнисенең бердәнбер улы була. Эш белән үскән. Соңгы елларда урын өстенә калган әнисен тәрбияләп торган. Ихата тулы мал-туар асраганнар.
– Әни чирләгәч, бөтен хуҗалык эшләре Рафаэль өстендә булган. Идән астын ачсаң, анда нинди генә кайнатма, салатлар, компотлар юк. Аларның барысын да ирем үз куллары белән ясаган. Әле әти сөйли, бакчада чүп утаганда, аның артыннан ник бер бөртек чүп калсын, ди. Күзләр генә тиде. “Мондый ир булмас”, – дип гел сокландык аңа. Өйдә дә берәр эш эшлисе булса, бөтен эшне белеп эшли. Музыка куя да: "Кара, хатын, биюемне күрче", ди. Марича да, татарча да, русча да бии. Бик күп укый иде җаным. Посылка әзерләгәндә, нәрсә җибәрим, дисәң, "Матурым, китап җибәр, сканвордның иң калыннарын", ди. Посылка саен 5-6 китап салам. Укып бетерә бара, аның укымышлылыгына да таң каласың. Белмәгән өлкәсе юк, кыюлыгы, үҗәтлеге булса, әллә нинди урыннарда эшләр иде ул. 
"Кояшым" дип йөртә аны Таңсылу. Рафаэль ялга кайтканда көннәр җылы була. Ә ул киткәч ямьсезләнә. Әнә хәзер барлык нечкәлекләргә чаклы хәтерли Таңсылу. 
 
Рафаэль 9 октябрьдә кичке унбердә шалтырата Таңсылуга. "Кереп китәбез", ди. Дулкынланудан ахры, ирнең тавышы калтырана төшә: "Кайчан чыгасын белмим", ди ул хәләленә.
 
- Алар болай да беренче линиягә керәләр иде, әмма штурмга түгел, - ди Таңсылу. - 12 октябрь көнне төнге 12 тулганда үлгән хәбәре килде. Ышанмадым. Кешеләр аша эзләттем, үлгәннәр исемлегендә юк, диделәр. Ахыргача, телефонына смс яздым. Чыккач укыр, дидем. “Ичмасам, бер хәреф кенә булса да язып җибәр", дип ялвардым. 18 октябрь көнне егетләр заданиедән чыккан. Аларның роталарында хезмәт итүче егетләрнең туганнары төзегән төркем бар, бермәлне исән калган хәрбиләрнең позывнойларын яза башладылар. Алар арасында минеке юк. Үзенә “Чапай” позывноен алган иде. Исән-имин чыккан егетләр кояшымның үлемен раслады. Сабадагы туганыма чыктым, ул миңа хәбәр итте. "Алып чыктым мин аның гәүдәсен", диде. Көнем төн белән ялганды. Догаларымны укый-укый аның исәнлегенә өметләндем. Җомга көнне, 27 октябрьдә алып кайттылар аны. Юып, кәфенләп җирләдек. Абыем: “Карама", диде. Кояшымны соңгы юлга озатырга килгән кешенең исәбе-хисабы юк, Сабан туе кебек иде. Үземә гел укол кадап тордылар, янымнан тотып кына йөрттеләр. Алып кайтканнарын хәтерлим, җирләгәннәрен. Калганын – хәтерләмим. Барысы да төш сыман гына узды. Кояшым сүнде, кайдан табыйм көч яшәргә, - ди Таңсылу.

“Әтине ташлый күрмә"
Рафаэльне мәңгелек йортына озатканда акрын гына җиргә йомшак кар бөртекләре төшә. Гаҗәеп матурлар! Яфрак кадәрле ап-ак бәллүр бөртекләр эреп югала бара. Батыр улын озатырга килгән кешеләр дә бу манзарага таң кала. Халыкта да бит, мәетне озатканда яңгыр, яки кар яуса, фани дөньяда изге кеше булган икән, дигән юрау яши. 
 
Яу кырыннан исән-имин чыккан Рафаэльнең хезмәттәшләре әлеге штурм турында Таңсылуга менә болайрак бәян иткәннәр.
- Егетләрнең күбесенең кулында бер мылтык булган. Алай да нацистларның ике полосасын алуга ирешкәннәр. Танкны шартлатканнар. Аларның батырлыгы, каһарманлыгы тарихка кереп калырлык. "Матурым, бер-бер хәл булса, зинһар, әтине ташлый күрмә", - дип әйтә килде. Бердәнбер бала бит ул. Әти иртә-кич елый да елый. Мине күздән югалтмый, "Синнән кала, хәзер беркемем юк", ди. Улым да тынычлана алмый, "Ник безнең әти?" дип сулкылдый. Рафаэль кебек кешене юлымда очратканым булмады һәм булмас та. Әүлиягә тиң булды, - ди Таңсылу.

“Таң алдыннан дустым җан биргән”
Рафаэльнең якын дусты Илнар белән дә сөйләшеп алдык.
- Бергә уйнап үстек, бергә укыдык, армиягә дә бергә киттек, - дип башлады ул сүзен. - Билгеләнү буенча төрле урыннарга эләктек. Математика, физика, төгәл фәннәр буенча төрле олимпиадаларда мәктәп данын яклады. Әтисе дә искә алды әле: "Бәләкәй чагында ук диванга бастырабыз да, күңелдән унлы саннарны тапкырлый, куша-ала белә иде". Әтисе гомере буе җирле хуҗалыкта бригадир булып эшләде. Гади кешеләр, әнисе чәчтараш булып хезмәт куйды. Рафаэль Казанда төзелеш техникумына укырга кергән иде. Икенче курстан китте ул. Берара автобуста кондуктор булып та эшләп алды. Юаш иде, кызлар белән аралаша белмәде, шуңа ялгыз да калды. 1997 елларда Чечняда хезмәт итте. Өч-дүрт ел үткәннән соң гына белеп алдык, аңа "Суворов" медале тиешле булган икән. Баксаң, ул утырган пехотаның сугыш машинасы БМПга снаряд төшеп ут капкан, командирын шуннан алып чыккан. Аның гомерен саклап калган. 
Бу хакта беркемгә дә сөйләми Рафаэль. Мобилизация игълан ителүен белгәч үк, "Повестка килсә, китәм. Хәрби тәҗрибәм бар, безне һичшиксез алачаклар" ди ул.
 
- Дуслар белән җыелып озаттык аны, - ди әңгәмәдәшем. - ЭКСПОда бер ай өйрәнүдә булды, мотострелковая ротага эләкте. Автоматчы итеп билгеләгәннәр. Еш күрешеп тордык. МХО зонасына киткәндә йомышы белән банкка кергән. Таңсылу исемле кызга эндәшкән. Телефонын сорагач, баштан каршы килгән. Бермәлне Балтачта Таңсылу белән күрештек тә, аның номерын сорап алып, Рафаэльгә җибәрдем, ул канатланып китте. Анда һәр минут санаулы чак бит. Аларның аралашулары телефон аша дәвам итте. Рафаэль ялга кайткач кушылырга сөйләшкәннәр. Үзе шок хәлендә. Таңсылуга шалтыраттым, “Паспортларыңны ал да, ЗАГСка барабыз”, дидем. Таңсылу уйнап кына әйттем бит, диде. Шуннан соң никах укытып, ЗАГСта теркәлделәр. Ләкин бәхетләре озакка бармады шул. 10 октябрь көнне штурмга кергәннәр. 11 октябрьдә таң алдыннан дустым җан биргән. Аның гәүдәсен иптәшләре алып чыккан. Ике көн дәвамында югалмасын дип, үзләреннән калдырмаганнар. 13е машинага төяп җибәргәннәр. Егетләр 16ысы гына элемтәгә чыга алганнар. Алар сөйләгән версияләрнең берсе буенча, бер егет минага эләгеп аяксыз калган. Рафаэль аны алырга керәм, кырда калдырмыйм, дигән. Тагын миналар уты ява башлаган, бу юлы Рафаэльгә эләккән. "Минем өстемдә җан бирде, үз гәүдәсе белән мине коткарды", дигән теге яраланган егет. Хәзер ул госпитальдә дип беләм. Аны табасы килә. Рафаэль ул егетне коткарыр өчен үз гомерен кызганмаган бит. Рухың шат булсын, дустым. Сөекле хатыныңа, әтиеңә, улыңа Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Эчкерсез, ярдәмчел, ачык йөзле, искиткеч мәрхәмәтле Рафаэлебез бездән риза булсын! 
 
Язманы Рафаэльның яраткан җыры белән тәмамлыйсы килә. Таңсылуны ул озак еллар көткән, тик бәхетләре генә кыска булган шул. 
Күкләрдән бит безгә язылгандыр,
Бер-беребезне табып яшәргә.
Кадерлем дип назлы сүзлэр әйтеп,
Сөйгәнем дип сиңа дәшәргә.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»