|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2023 Мәдәният
Тинчурин театры коллективына дәүләт бүләкләре тапшырылды (ФОТО)
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды. Шулай итеп: - «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем Илфак Хафизов һәм Зөлфәт Закировка бирелде. - «Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә Зөлфия Бәшәрова һәм Рамил Гарипов лаек булды. - Күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Ләлә Миңнуллина, Сәкинә Минханова һәм Гүзәл Гарәпшина бүләкләнделәр. - Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзен Резедә Яруллина һәм Гөлназ Нәүмәтовага тапшырдылар. - Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Марсель Шакиров һәм Илфат Фәхертдиновка бирелде. - Марат Әхмәтов, ТРсы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, Фәнис Мөсәгыйтов һәм Туфан Имамутдинов Тинчурин театрының 90 еллыгы медале белән бүләкләнделәр. Шулай ук Рәхмәт хатларын Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Башкарма комитет, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстан Милли музее тапшырды.
--- |
Иң күп укылган
|