поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.11.2023 Җәмгыять

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Үз гомеремдә мондый җылы ноябрьне күргәнем юк иде"

Җылы көннәр әле дә китәм дими. Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, алдагы атнада җылы көннәр сакланачак әле. Әмма белгечләр, Себер циклонының активлашуы аркасында һава торышы бозылачак, ди. Кыскасы, яңгыры да явар, томаны да төшәр, җиле дә чыгар, дип вәгъдә итәләр.

Атна дәвамында һава температурасы төрлечә булачак. Яңгырлы көн янында җылы, матуры да көтелә. Синоптиклар башка елларга караганда быелгы ноябрьнең нормадан 4 градуска җылырак икәнен искәртә.
 
Ноябрьгә карап, башка айларның ничек киләсен белеп була, ди Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
 
– Кыш айлары үзгәрүчән булачак. Бер салкынайтып, бер җылытып торачак, – ди ул.
 
Ә менә «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец киләсе кышның көйсез булачагын вәгъдә итә. Ул  салкыннардан соң көннәрнең җылыначагын, кардан соң бозлы яңгырлар явачагын фаразлый.
 
Мондый һава торышы авыл хуҗалыгына зыян салмасмы? Арча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Раил Шакирҗанов әйтүенчә, борчылыр сәбәп юк. Баш агроном, көннәрнең җылы  һәм яңгырлы булуы басулар өчен бик уңай, ди.
 
–  Инде вегетация тукталды. Җиргә төшкән явым-төшем туфракка сеңеп бара. Җирнең  туңмыйча торуы яхшы, – ди ул. – Әгәр җиргә 2–3 сантиметр калынлыкта кар явып, җир катырса, уҗымнар өчен зыянлы түгел. Әгәр инде явым-төшем булмыйча, туңдырып куйса, ул чакта уҗымнарга зыян киләчәк.
 
Көннәрнең әле җылы, әле яңгырлы, җилле-давыллы торуы сәламәтлеккә дә начар йогынты ясый. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев та шулай ди.
 
–  Яңгыр сибәләп торса да, җиле булса да, көннәр салкынайтмый әле. Бу атна ахырына кадәр һава торышы җылы булачак.  Татарстанда Атлантик циклон хакимлек итә. Әмма бу – аномалия. Әлеге вакытта инде һава температурасы минус булырга тиеш. Пәнҗешәмбедән соң һава температурасы төшәчәк, – ди ул.
 
Без аннан күптән түгел күк йөзендә күзәтелгән «Төньяк балкышы» хакында да сораштык.
 
– Әлеге күренешнең сәбәбе – җирдәге көчле магнит давылы. Әнә шуңа да күк йөзенең алсулануын күзәттек. Кояшның  актив булуы да мондый күренешләрне китереп чыгара.  Кемнәрдер җир тетрәргә дә мөмкин дип язалар. Әмма бу дөрес түгел. Җирнең кайчан тетрисен берәү дә алдан әйтә алмый, – ди профессор.
 
Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрипов исә, үз гомеремдә мондый җылы ноябрьне күргәнем юк иде, ди.
 
– Чын салкыннар ноябрь ахырында булачак дип уйлыйм. Кыш үзенекен итмичә калмас: салкыны да булыр, – ди ул.
Фото: Татар-информ

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»