|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2023 Җәмгыять
Петербургның «Татарский дворигында» хөрмәтле кунаклар
Бу көннәрдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен киң билгеләде. Шушы уңайдан, төньяк башкаланың Хәсән базарында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» алдан ук өйләнергә җыенган кияү кебек тагын да матурланды, милли ризыклар төрлелеген дә арттырды. Марат Миңнебаев бизнес һәм эшмәкәрлек өлкәсендә танылган шәхес. 2020 елдан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары. 1975 елның 1 сентябрендә Алабугада туган. 1998 елда юриспруденция белгечлеге буенча В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Марат Фәйзрахман улы югары икътисади белемне илнең абруйлы югары уку йортларының берсендә ала. Марат әфәнде илледән артык фәнни басма, шул исәптән математика, информатика һәм ясалма интеллект өлкәсендәге мәкаләләр, докладлар һәм монографияләр авторы. Аның хезмәтләре халыкара фәнни җәмәгатьчелектә киң кулланыла һәм танылды. Абруйлы кунак хәйрия өлкәсендәге уңышлары белән дә билгеле. Һичшиксез, әлеге Министрлык та, Даими вәкиллек тә Санкт-Петербургның тыныч бер почмагында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» белән һәрдаим элемтәдә тора, һәркайсы үз өлкәсендә ярдәм күрсәтә. «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» ның җитәкчесе һәм хуҗасы Булат Шәфигуллин шушыларны сөйләде : — 2019 елның көзендә Петербургның Красногвардейск районы ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте белән ике арада төзелгән Сәүдә-икътисади килешүләр кысаларында Хәсән базары җирлегендә «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» милли сәүдә-күргәзмә үзәге эшен башлады. Ачылуының тәүге көненнән сәүдә-күргәзмә үзәге милли бизәлештә булуы һәм милли киемдәге сатучыларның ике телдә иркен сөйләшүләре, ихтирамлы, ягымлы булулары белән җәлеп итте, дип ассызыклый Булат әфәнде . Еш кына Санкт-Петербургта яшәүчеләрдән һәм кунаклардан рәхмәт сүзләре ишетәбез, ди Булат Шәфигуллин. Чәй табыны янында сөйләшү озакка бармады. Чөнки барыбызны да Газ форумы көтә иде. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|