|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2023 Мәдәният
Миңгол Галиев: "Исән чакта бәяләсеннәр иде"Кайберәүләр: “82 яшьтә ничек шулай җырлап йөреп була?!” — диләр, — ди Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. — Була. Күп җиргә чакыралар, барам. Яңа җырларым да күп. — Җәяү күп йөрисез икән, Миңгол абый.
— Көн саен җәяү бик күп ара узам. Бер гимназиягә вокал дәресләре уздырырга килгәч: “Менә, җәяү йөри торган профессорыбыз”, — дип каршы алалар иде.
— Машинагыз бар бугай бит?
— Аның белән бакчага йөрим. 70 яшьлегемә зур бүләк ясап, шәһәр мэриясе бүләк итте. “Илсур Рәисович, кайчан яңа машина ала идем әле... Гомер буе рәхмәт укырмын”, — дидем.
— 80 яшьлеккә зур бүләкләр булмадымы?
— Җаныкаем, нинди бүләкләр... Алда әйткәнемчә, юбилей кичәсе дә булмады. Исән чакта, мин сорап түгел, өстәгеләр үзләре күреп оештырса, күңел булыр иде дә... Теге дөньяга китеп барганнан соң, искә алу кичәләре уздырып, бик үк якын итеп бетермәгәннәрнең дә сине зурлаган булып, халык алдында ясалма сөйләп чыгыш ясавы нигә хаҗәт?
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|