|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2023 Шоу-бизнес
"Болгар радиосы" татар эстрадасы йолдызларын “Пирамида” сәхнәсендә җыя“Болгар радиосы” XI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы быел 9 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.
Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар Алсу- Азат Фазлыевлар, Зөлфирә Шайдуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Марат Яруллин, Гүзәлия һәм Марат Минһаҗев, Айгөл Хәернасова, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинна, Марат Файрушин, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, "Ямьле" төркеме һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|