поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.11.2023 Дин

«Каргыш башта каргалган кешегә барыр...»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһның ачуын үз өстегезгә алып, җәһәннәмнең интегүләрен үзегезгә якынайтып, бер-берегезгә карата ләгънәт, каргыш кылмагыз», – дигән. Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын һәркайсыбыз аңлый. Әмма көндәлек тормышыбызда моның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар да шактый очрый. Каргышка дучар булмас өчен ни эшләргә?

«Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ белән шул хакта сөйләшәбез.
 
– Ни өчен каргыш ике яклы була, диләр? Гомумән, ислам дине каргыш, рәнҗешкә нинди мөнәсәбәттә?
 
– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әгәр сезне рәнҗетсәләр, үпкәләтсәләр, кыерсытсалар, шулай ук җавап кайтара аласыз. Әмма кем гафу итте – ул инде яхшырак гамәл кылды», – дигән. Шуңа күрә каргыш, рәнҗеш ислам динендә мөмкин. Әмма аның шундый якларын да истә тотарга кирәк. Үпкәләргә дә мөмкин. Әмма өч көннән артык кардәшеңә үпкә саклап йөрү ислам динендә хупланмый. Көннәрдән бер көнне Рәсүлебезгә кешеләр: «Йә, Аллаһның илчесе, мөшрикләргә табынучыларга Аллаһы Тәгаләдән каргалуын сора әле!» – диләр. Рәсүлебез: «Дөреслектә мин каргыш ясаучы буларак түгел, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән», – диде. Каргыш мәсьәләсендә сак булырга кирәк. Чөнки Рәсүлебез: «Кем дә кем кемне дә булса каргаса, ул каргыш башта каргалган кешегә барыр. Әгәр лаек булса, ул аңа төшәр. Лаек булмаса, күккә менәр. Күк кабул итмәс, җиргә төшәр һәм каргаган кешенең үзенә әйләнеп кайтыр», – диде. Шуңа күрә кемнедер каргаган, кемгәдер рәнҗегән вакытта без моның бик хәтәр әйбер икәнен белергә тиеш. Шуңа күрә каргыш ике яклы була дип әйтәләр дә. Рәсүлебездән бер кеше килеп сорый: «Йә Рәсүлуллаһ, менә минем ике колым бар. Алар миңа ялганлыйлар, миннән гел качалар. Шуның өчен мин аларны җәзалыйм», – дигән. Пәйгамбәребез шулчак: «Әгәр дә синең җәзаң аларның эшләгән гамәлләренә бәрабәр булса, сез исәп-хисап ясадыгыз. Әгәр син арттырып җибәрсәң, Кыямәт көнендә алар синнән аның өчен сорарлар», – диде. Шуңа күрә каргыш, рәнҗеш – тел гөнаһының берсе. Ул – безнең җәһәннәмгә керүебезнең иң төп сәбәпләренең берсе. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Җәһәннәмгә күбрәк зина һәм тел гөнаһлары аркасында керерләр», – дигән.
 
– Каргыш җиде буынга кадәр төшә, диюләре дөресме?
 
– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә шундый вакыйганы китерә. Анда Муса галәйһи вә сәлләм белән Хозер кыйссасы бар. Аллаһы Тәгалә Муса галәйһи вә сәләмгә хозер белән барып, гыйлем өстәргә куша. Хозер: «Нәрсә генә күрсәң дә, миннән сорама», – дип кисәтеп куя. Авылны чыккан вакытта Хозер бер койманы төзәтеп куя да Муса аннан: «Бу койманы ник төзәттең?» – дип сорый. Хозер аңа: «Менә бу йортта ике ятим бала яши. Аларның әти-әниләре үлгән. Ләкин алар, үләр алдыннан, анда балалары өчен хәзинә яшереп калдырдылар. Әгәр мин моны төзәтмәсәм, бу хәзинәне башка кешеләр алып, ул балаларга насыйп булмас иде. Аларның әтиләре хәерле, изге кеше иде. Шуңа күрә без ул балаларны калдырмадык», – дип аңлата. Шуңа күрә ата-анасы яхшы булу аркасында балага игелек эләгергә дә, киресенчә, аларның начарлыгы аркасында каргыш төшәргә дә мөмкин. Бу тел гөнаһының ни дәрәҗәдә зур гөнаһ икәнен тагын бер кат раслый.
 
– Кайчак кеше кирәксә-кирәкмәсә дә: «Мин сиңа рәнҗим», – дип әйтеп куя. Күпләр моны үпкәләгәнне белдерү өчен бер сүз итеп кенә кабул итә. Чынлыкта «рәнҗим» дигән сүз мәгънә ягыннан шул ук «каргыйм» дигән сүз белән бер үк дәрәҗәдә  түгелме? Кеше үзе дә белмәстән сине каргаган булып чыгамы?
 
– Моңа иң беренче чиратта кешенең шул сүзне әйткән вакытта нияте нинди булу мөһим. Хәтта Рәсүлебез бер хәдисендә: «Һәрбер гамәлгә бәя нияткә карата бирелер», – диде. Әгәр «рәнҗим» дигәндә кешенең, дөрестән дә, каргау нияте булса, ул, чынлап та, каргыш булып санала.  Андый нияте юк икән, ул бәддога булмаячак.

– Үсемлек, хайваннарның да каргышы төшә аламы?
 
– Без моны тәгаен гына әйтә алмыйбыз. Әмма без беләбез: мөселман хайваннарга карата бик сак мөнәсәбәттә булырга тиеш. Хәтта Рәсүлебез корбан чалырга җыенган бер кешенең мал янында пычак кайраганын күреп  ала да: «Нишләп син моны алданрак эшләмәдең?» – ди. Динебез малга, хайваннарга әнә шундый яхшы мөнәсәбәттә. Кыямәт көнендә хайваннарны рәнҗеткән өчен дә җавап бирәсе булачак. Бүген этләрне, мәчеләрне чыгарып аталар, караусыз калдыралар, үтерәләр. Андый аяныч очраклар бик күп. Бу – бик зур гөнаһ. Ник дигәндә, алар безнең әманәт. Әгәр без аларны тәрбияләргә ышандырып алганбыз икән, бу эшне ахырына кадәр җиткерергә тиеш. Моңа салкын карарга ярамый.
 
– Каргыштан саклану өчен ниләр эшләргә кирәк?
 
– Каргыштан саклану өчен, беренчедән, кешене каргамаска кирәк. Кешене каргатырлык итеп кыерсытудан да сакланырга кирәк. Әгәр шулай булып чыккан икән, тәүбә итәргә, рәнҗеткән кешеңнән барып гафу үтенергә кирәк. Аллаһы Тәгалә каршында да тәүбә итәбез һәм башка бу эшкә әйләнеп кайтмыйбыз. Чөнки намазлар укып, уразалар тотып та, синең телең, кулың тыелмаса, бармагың тик тормаса, гөнаһлы булачаксың. Социаль челтәрләрдә кешегә теләсә нәрсә язу, ямьсез комментарийлар язу да хәзерге заманда каргышка илтүче юлларның берсе булып тора. Шуңа күрә алардан да сакланырга кирәк.
 
Динә Гыйлаҗиева

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»