|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2023 Хәвеф-хәтәр
6 яшьлек бала, фатирда янгын чыга дип куркып, тәрәзәдән сикергәнПодмосковьеда 6 яшьлек малай, фатирда янгын чыга бугай, дип коты очып, тәрәзәдән сикергән. Бала өйдә ялгызы булганда үзенә ризык җылыткан һәм ялгыш песи азыгы төргәгенә ут төрткән. Хәзер янгын чыга, дип, үзен-үзе коткарырга уйлаган. Фаҗига чак-чак кына Щёлковода булмый калган. 28 яшьлек ана көндез улын арендалап торган фатирда беразга үзен генә калдырып киткән. Малай үзаллы плитәне кабызып, ашарга җылыта башлаган. Песи азыгы төргәге эри башлаганны күреп, бик нык курыккан малай икенче кат тәрәзәсеннән сикергән.
Һушын югалткан баланы тышта узгынчылар күргән. Баш мие селкенүе һәм бәрелүе белән аны дәваханәгә алып киткәннәр. Вакыйга урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгәндә газ һаман кабынган булган, әмма янгын-фәлән чыкмаган. Әлеге вакытта баланың сәламәтлегенә берни янамый, ул табиблар күзәтүе астында. Баланың әнисе исә бу хәлгә бик аптыраган, улым минем белән гел элемтәдә булды, дигән.
Соңрак прокуратура бу очрак буенча тикшерү башлаган.
Фото:Ләйсән Каспранова.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|