|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Бала әдәбият дәресе вакытында комага киткәнПодмосковьеда укучы малай әдәбият дәресендә комага киткән. Баланың туганнары сүзләренчә, моңа кадәр малай бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, гомумән барысы да бу хәлгә бик аптыраган. Интернет челтәрендә язуларынча, вакыйга Королев шәһәренең 12 санлы мәктәбендә теркәлгән. Балаларның берсе дәрес вакытында үзен начар хис иткән, ул тончыга башлаган һәм кайда икәнлеген аңламаган. Педагог тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан.
Малайны “сәбәпләре билгесез кома” (кома неясной этиологии) диагнозы белән җирле дәваханәгә алып киткәннәр. Укучы белән нәрсә булганлыгын әлегә беркем әйтә алмый, аның сәламәтлегенә зарланганы булмаган.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|