|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда авариядә һәлак булган ир-ат каешын каптырмаган булганЧаллыда бер кешенең үлеменә сәбәпче булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, Renault автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм әйләнеп капланган.
Авариядә имгәнгән йөртүче шунда ук үлгән.
ЮХИДИ белдергәнчә, йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
--- |
Иң күп укылган
|