поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2023 Шоу-бизнес

Зилә Сөнгатуллина: “Үземне асрамага алынган бала дип уйладым”

Эшкә ашыккан вакыт. Бөтен тирә-яктагылар башларын түбән иеп йөгерешә. Ә ул ак фәрештәдәй горур атлап бара...

“Аллаһка шөкер, әтинең васыятен үти алдым”
 
ТАССРның һәм Россиянең халык артисты, татар мадоннасы Зилә Сөнгатуллина белән әңгәмә кордык. Башкорстанның Югары Кыйгы авылы кызы ни өчен гомерен опера белән бәйләгән? Операда барысын да сәләт хәл итәме? Зилә Сөнгатуллина беренче мәхәббәтен хәтерлиме? Бу һәм башка сорауларга җавапны таба алырсыз.
 
– Сез бик зәвыклы киенәсез. Образны кичтән үк әзерләп куясызмы?
 
– Мин аны махсус рәвештә эшләмим. Киемне кәеф, һава торышына карап сайлыйм. Кечкенәдән балет белән шөгыльләндем, шуңа күрә төз йөрү гадәткә керде. Сәхнәдә чыгыш ясаганда да үзеңне дөрес тотарга кирәк. Бәлки, зәвык нәсел буенча да күчкәндер.
 
– Сез морзалар, Еникеевлар нәселеннән икән. Балачагыгызда матди яктан авырлыклар булмагандыр? Сез нинди тәрбия алдыгыз?
 
– Халык ничек яшәде, без дә шулай көн күрдек. Ачлык вакытлары да башыбыздан узды. Еникеевлар нәселеннән атаклы укытучылар, белгечләр чыккан. Безнең гаиләдә тәрбия, тәртип, белемгә зур игътибар бирелде. Әти – юрист, әни – укытучы булып эшләде. Хәтта өлкән яшьтәге авылдашлар да хөрмәт йөзеннән әнигә: “Нәсимә апа”, – дип эндәште. Өстәл артына бөтен гаиләбез җыелып беткәч кенә утыра идек. Бер генә кеше соңга калса да, көттек. Беркайчан вакытында килмәгән өчен тавыш күтәрмәделәр. Тик әти-әниләрнең карашыннан ук ярамаган эш башкаруың аңлашылды. Җәй көннәрен дәү әтигә кунакка чиратлашып килдек. Дәү әти – бик данлыклы укытучы. Ул Габдулла Тукай сүзләрен тыңлап, Башкортстанга белем бирергә киткән. Дәү әти анда иң беренчеләрдән булып рус телен укыткан. Дәү әти Тукайның үлемен дә бик авыр кичерде. Гаиләләр дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. Дәү әти дә безне тәрбияләүдә катнашты. “Савыт-саба юганда табакларны шалтыратырга ярамый”, “җиләк-җимешне юып ашарга кирәк” кагыйдәләрен сабый чактан белдек.
 
– Әтиегез 12 ел авырган икән. Сез әти назын тоярга җитештегезме?
 
– 49 яшендә бакыйлыкка күчте. Табиблар әтигә ике ел гына вакыт биргәннәр иде. Ә ул 12 ел яши алды. Әни белән мәхәббәтләре бик көчле, саф булды, бәлки, шул хисләр әтигә көч биргәндер. Ул туберкулёз белән авырды. Чир йогышлы булса да, бер генә балага да йокмады. Өйне чисталыкта тоттык, әтинең үз савыт-сабасы, сөлгесе булды. Идәннәрне һәрвакыт хлор белән юып тордык, әрем себеркесе белән идән себердек. Әти арабызда озак булмаса да, барыбызның да язмышын хәл итте. Кечкенәдән: “Кызым, җырла”, – дип әйтте. Кунаклар килгәндә ишек артына качып җырладым. Бик оялчан идем. Район үзәгендә ятим, сәләтле балалар өчен интернат ачтылар. Үз вакыты өчен бик заманча эшләнелгән иде ул. Әти мине шунда укырга бирде. Башта үземне асрамага алынган бала дип уйладым. Гаиләбездә бөтенесенең дә чәчләре кара, ә минем чәчем ачык төстә. Интернаттан өйгә кадәр 12 чакрым... Уйларга бирелеп, юлга карап, елап утырганым хәтеремдә. Билгеле, бу балалык белән түгелгән күз яшьләрем. Интернатны бик ошаттым. Балет, вокал, сүз осталыгы, ноталар грамотасы дәресләре укыттылар. Әти кечкенәдән җырчы булачагымны сизде. Ул миңа Уфа музыка көллиятенең адресы язылган кәгазьне күрсәтә иде. Аны, икебез генә белгән җиргә, китаплар арасына яшәреп куйды. “8нче сыйныфны тәмамлагач, шунда укырга керерсең, кызым”, – дип әйтте. Аллаһка шөкер, әтинең васыятен үти алдым.
 
– Авылда үскән кызның опера сәнгате белән кызыксынып китүе дә гаҗәп хәл. Ни өчен опера җырчысы булырга уйладыгыз?
 
– Әти-әниләрем мөкиббән китеп классик музыка тыңлый иде. Минем дә операга мәхәббәт балачактан тәрбияләнде. Нәселебездә бер җырчы да юк. Барысы да – укытучылар. 37 ел опера театрында эшләгәннән соң, тамырларым үзенекен алды. Хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укытам.
 
– Остазларыгыз – Нәҗип Җиһанов, Нияз Даутов. Алар нинди шәхесләр иде?
 
– Нәҗип Җиһанов опера театрында ун ел эшләгәннән соң, консерваториягә укытырга чакырды. “Синең Валентина Лазько вокал мәктәбен югалтырга хокукың юк”, – дип әйтте. Ул бик төгәл кеше иде. Күп еллар ике ут арасында янырга туры килде. Миңа Нияз Даутов белән эшләү бәхете дә елмайды. Ул опера театрында артист кына түгел, режиссер да булды. Нияз Даутов – аяклы энциклопедия иде. Һәрберебез белән уртак тел таба белде. Яшь җырчы иҗатын дөрес планлаштырырга тиеш бит. Башта җайлырак әсәрләрне башкарасың. Эшкә урнашкач кына Нияз Даутов: “Зилә, сиңа “Травиата” партиясе биш елдан соң гына”, – дип әйтеп куйды. Сабыр булырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Артистның абынырга хокукы юк.
 

ИлгизәГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»