|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2023 Шоу-бизнес
Әбри Хәбриев: Исем алыштыручыларга уңай карыймАлып баручы, шоумен Әбри Хәбриев үзенең тәхәллүсе турында сөйләде. Бу исем кайчан һәм ничек барлыкка килгән? — Бу псевдонимның тарихы Арча педагогика көллияте белән бәйле. Яңа ел кичәсенә дискотека үткәрергә кирәк иде. Афишалар ясап, үзебезгә псевдоним эзли башладык. Озак уйлаганнан соң, фамилиямнән ясарга булдым: Хәбриевнең башыннан х хәрефен һәм соңгы кушымчасын алдым да, Әбри дип калдырдым. Радиода эшли башлагач та, шул псевдонимны кулландым. Үз исемем белән эндәшүчеләр дә, Әбри диючеләр дә бар. Документларны алыштыруның мәгънәсен күрмим. Әбри сәхнә псевдонимы гына.
Әти-әни биргән исемем кадерле. Мулла кушкан исем гомер буе үзем белән калачак. Исем алыштыручыларга уңай карыйм. Бу адымга барырга төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Исеме җисеменә туры килә дигән сүзгә ышанам. Үз исемем Данияр — борынгы фарсы исеме. Ул “аң-белемгә, сәнгатькә омтылу” дигәнне аңлата. Тагын бер мәгънәсе бар: данны үзе белән ияртеп йөри. Миңа бик туры килә.
--- |
Иң күп укылган
|