|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Криминал
Чистай епархиясенең элеккеге рухание үз хатынын үтереп, тураклаганТатарстан митрополиясе Түбән Камада булган җинаятькә карата рәсми комментарий биргән. Анда епархиянең элеккеге рухание үз хатынын вәхшиләрчә үтергән. Иерей Михаил Түбән Камадагы Казан гыйбадәтханәсендә хезмәт иткән. Узган айдан ул чиркәүнең Канон нормаларын бозу сәбәпле хезмәтеннән алынган.
Элегрәк Татарстан митрополиясе башлыгы адресына Михаилның лаексыз тәртибенә зарланып хатлар килгән булган инде. Эшнең шартларын тикшергәндә, соңгы айларда аның тәртибендә психик сәламәтлегендә шик тудыручы сәерлекләр булуы ачыкланган, дип яза chistopol-rt.ru.
Октябрь ахырында Чистай епархиясе аның хезмәтеннән алу турында карар кабул итә.
Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, иерей үз хатынын үтергән, ә аннары аның мәетен тураклаган. Башын суыткычта яшергән. Ул мәрхәмәтсез җинаятькә көнчелек аркасында барган дип фаразлана.
Фото: Чистай епархиясе сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|